Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Өч көн эчендә ике фаҗига

6 һәм 8 сентябрьдә Тукай районында үлем белән тәмамланган 2 юл-транспорт һәлакәте булды.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Илнар Каюмов хәбәр иткәнчә, 6 сентябрьдә 19 сәгатьтә «Чаллы-Борды» автоюлының 12 нче километрында машина йөртү таныклыгы булмаган «ВАЗ - 2110» автомобилен йөртүче 49 яшьлек җәяүлене бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм килгәнче вафат була.

8 сентябрьдә «Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт» автоюлының 3 нче чакрымында, беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада Калина» автомобиле йөртүчесе тиешсез урында борылганда «Ауди»автомобиленә юл бирми. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада Калина» автомобиленең 1957 елгы пассажиры ашыгыч ярдәм килгәнче үк үлә. Ике автомобиль йөртүче дә Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән китерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев