Һәлакәттә 42 яшьлек хатын-кызның гомере өзелде
Юл хәрәкәте иминлеге

Һәлакәттә 42 яшьлек хатын-кызның гомере өзелде

Кичә Яр Чаллы - Зәй трассасының беренче километрында «Лада Гранта» автомобиле белән «Вольво» йөк машинасы бәрелеште. Җиңел машинаның йөртүчесе, 42 яшьлек хатын-кыз, юлның бозлавык булуына да карамастан, тизлеген тиешледән арттыра һәм каршы юнәлештәге полосага чыга. Нәтиҗәдә ул идарә итүне югалта һәм йөк машинасына бәрелә. Түбән Кама шәһәрендә яшәгән әлеге хатын-кыз...

Кичә Яр Чаллы - Зәй трассасының беренче километрында «Лада Гранта» автомобиле белән «Вольво» йөк машинасы бәрелеште. Җиңел машинаның йөртүчесе, 42 яшьлек хатын-кыз, юлның бозлавык булуына да карамастан, тизлеген тиешледән арттыра һәм каршы юнәлештәге полосага чыга. Нәтиҗәдә ул идарә итүне югалта һәм йөк машинасына бәрелә. Түбән Кама шәһәрендә яшәгән әлеге хатын-кыз алынган җәрәхәтләреннән фаҗига урынында ук җан бирә.

Фото район ЮХИДИ бүлеге тарафыннан бирелде.


Нет комментариев