Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Һәлакәткә поши сәбәпче

19 июнь көнне, якшәмбедә, кичке якта район юлларында бер-бер артлы ике һәлакәт теркәлде. Сәгать 8 тулганда Сарманнан Яр Чаллыга килүче «унлы» машинасын йөртүче 46 яшьлек хатын-кыз тизлеген арттырып, идарә итүне югалта һәм юл кырыена төшеп әйләнә. Баш мие җәрәхәтләре алган йөртүче үзе һәм аның 12 яшьлек улы БСМПга озатыла. Төнге...

19 июнь көнне, якшәмбедә, кичке якта район юлларында бер-бер артлы ике һәлакәт теркәлде. Сәгать 8 тулганда Сарманнан Яр Чаллыга килүче «унлы» машинасын йөртүче 46 яшьлек хатын-кыз тизлеген арттырып, идарә итүне югалта һәм юл кырыена төшеп әйләнә. Баш мие җәрәхәтләре алган йөртүче үзе һәм аның 12 яшьлек улы БСМПга озатыла.

Төнге сәгать 10да Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт трассасыннан хәрәкәт итүче «Нива» автомобиле каршына поши килеп чыга. Поши «Нива»га бәрелеп, якындагы «ундүртле» машинасының өстенә төшә. Нәтиҗәдә икенче автомобиль юл кырыена төшеп китә. Һәлакәттә «ундүртле»нең 21 яшьлек йөртүчесе зыян күрә. Ул шулай ук баш мие җәрәхәтләре белән больницага җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев