Игътибар: юлда балалар!
Юл хәрәкәте иминлеге

Игътибар: юлда балалар!

Мәктәп укучыларының көтелгән язгы каникуллары дәвам итә.

Юл хәрәкәте иминлеге инспекциясенең 19 апрельдән 31енә кадәр оештырылган «Язгы каникуллар» профилактик операциясе кысаларында Новотроицкое мәктәбенең яшь инспекторлары «Игътибар, машина йөртүчеләр: каникуллар башланды!» дигән чара үткәрделәр. Алар бу чорда юлларда балаларның аерата күп булачагын кисәткән, сак йөрергә киңәш иткән белешмәлекләр тараттылар.
Район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре бу чарага әти-әниләрнең дә кушылуын – баласын урамга чыгарганда юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп торуларын тели.

Фото район ЮХИДИ бүлегеннән бирелде.


Нет комментариев