Игътибарсызлык тагын ике кеше гомерен алып китте
Көнаралаш юл-транспорт һәлакәтендә кешеләр үлә.
13 июль көнне «Чаллы – Сарман» юлының 16 нчы чакрымында, Тукай районы территориясендә, беренчел мәгълүматлар буенча, «Рено Сандеро» автомобилен йөртүче куркынычсыз тизлекне сайламаган, идарә итүне югалткан һәм юл читенә әйләнеп төшкән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Илнар Каюмов хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 1951 елгы пассажир хатын-кыз юл-транспорт һәлакәте урынында җан биргән.
15 июль көнне «Яр Чаллы – Түбән Кама» трассасында, Мәләкәс авылы янында, беренчел мәгълүматлар буенча, «Нива» автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм 1962 елгы җәяүлене бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле вафат була.
Әлеге юл-транспорт һәлакәтләренең нечкәлекләре ачыклана. Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
Фотолар Дәүләт автоинспекциясеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев