Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Электрон адреска җибәрә алалар

Штраф салынганлыгы турындагы квитанцияне югалттым, бу турыда белмәдем, почтадан алмадым - машина йөртүчеләргә яки юридик затларга түләнмәгән штрафларны ни өчен түләмәүләре турында сорау биргәч, ЮХИДИ хезмәткәрләре еш кына шундый җавапларны ишетәләр. Ләкин бу җаваплар административ җаваплылыктан азат итми. Карар почтадан килеп җиткәнче үк, фото-видеокомплекска эләккәнне белергә була. ЮХИДИдә карарның күчермәсен...

Штраф салынганлыгы турындагы квитанцияне югалттым, бу турыда белмәдем, почтадан алмадым - машина йөртүчеләргә яки юридик затларга түләнмәгән штрафларны ни өчен түләмәүләре турында сорау биргәч, ЮХИДИ хезмәткәрләре еш кына шундый җавапларны ишетәләр. Ләкин бу җаваплар административ җаваплылыктан азат итми.

Карар почтадан килеп җиткәнче үк, фото-видеокомплекска эләккәнне белергә була. ЮХИДИдә карарның күчермәсен электрон почтага җибәрү мөмкинлеге бар. Моның өчен транспорт чарасы хуҗасына, ЮХИДИ бүлегенә килеп, махсус бланкта гариза тутырырга кирәк. Анда гаризада күрсәтелгән документларның күчермәләре дә булу мәҗбүри. Мондый бланкларның үрнәкләре ТР ЮХИДИ сайтында (www.gibdd.tatarstan.ru) «В помощь водителю» бүлекчәсендә дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев