Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Чираттагы «Тоннель» операциясе дүшәмбе көнне үткәреләчәк

Киләсе дүшәмбедә, 12 июнь көнне, район ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» операциясе кысаларында Яр Чаллы - Водозабор юлының беренче километрына рейдка чыгачаклар. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар эчкән килеш руль артына утыручыларны ачыклауга әлеге чара вакытында аеруча игътибар юнәлтәчәкләр. Искә төшерәбез, мондый төр хокук бозу белән беренче мәртәбә эләгүчеләр 30 мең сум штрафка...

Киләсе дүшәмбедә, 12 июнь көнне, район ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» операциясе кысаларында Яр Чаллы - Водозабор юлының беренче километрына рейдка чыгачаклар.

Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар эчкән килеш руль артына утыручыларны ачыклауга әлеге чара вакытында аеруча игътибар юнәлтәчәкләр. Искә төшерәбез, мондый төр хокук бозу белән беренче мәртәбә эләгүчеләр 30 мең сум штрафка тартыла һәм ел ярымнан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Эчкән килеш икенче мәртәбә эләгүчеләргә исә җинаять җаваплылыгы яный.

Шулай ук тизлек режимын сакламаучылар, укылмый торган номерлар белән, ОСАГО полисыннан башка йөрүчеләр, куркынычсызлык каешын такмаучылар махсус игътибарда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев