Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Балаларны хәзер үзләрен генә машинада калдырырга ярамый

Россия Хөкүмәте карары нигезендә, июльдән балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләренә кайбер үзгәрешләр кертелде.

7 яшькә кадәрге балаларны, элеккеге кебек үк, җиңел автомобильдә һәм йөк машинасының кабинасында мәҗбүри рәвештә креслоларда һәм утыргычларда йөртергә кирәк. 7дән 12 яшькә кадәр булган балаларны арткы утыргычларда куркынычсызлык каешы белән генә дә йөртергә ярый, ләкин баланың авырлыгы һәм буе кечерәк булса, креслога яки утыргычка да утыртырга була. Ә машинаның алгы утыргычында 12 яшькә кадәрге балалар креслоларда яки утыргычларда гына алып барылырга тиеш. Җиңел машинада да, йөк автомобиленең кабинасында да балалар утыргычларының тиешле таләпләргә туры китереп беркетеп куелган булулары шарт.

Икенче кагыйдә - РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 12.8 пунктына яңа абзац өстәлде: хәзер 7 яшькә кадәрге балаларны туктап торган машинада үзләрен генә калдырып китәргә ярамый.

«Вконтакте» социаль челтәрендә редакция бу темага сораштыру да үткәргән иде. Без кулланучыларга: «Сез балаларны автомобильдә алып бару кагыйдәләрен үтисезме?» дип сорау бирдек. Аннан күренгәнчә, җавап бирүчеләрнең 64 проценты: «Әлбәттә, бу бит балаларның куркынычсызлыгы!» дип белдерде, 11 проценты - ЮХИДИ хезмәткәрләре булганда гына, 7 проценты шәһәрдә генә кагыйдәләрне үтәвен әйтте, 4 процент кеше кагыйдәләрне үтәмим диде, 10 процент - машинам юк, 1 процент балаларым юк, дип җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев