Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Ашыгу аркасында өч кеше җәрәхәтләр алган 

Яр Чаллы – Круглое Поле автоюлының өченче километрында «Приора» машинасын йөртүче 41 яшьлек хатын-кыз тизлеген арттыра һәм, идарәне югалтып, каршыга килүче «ТОЙОТА»га бәрелә.

Икенче машинаның руль артында 72 яшьлек ир-ат була. Һәлакәттә гаепле дип табылган хатын-кызның машина йөртү стажы 17 ел, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен быел бер мәртәбә штрафка тартылган. Авариядә ул күпләгән тән җәрәхәтләре ала. Шулай ук «ТОЙОТА»ның йөртүчесе һәм 72 яшьлек пассажир хатын-кыз сәламәтлекләренә шактый зыян алалар.

Фото ЮХИДИ бүлеге тарафыннан бирелде. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге Тукай районы