Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Закир Шаһбан югалган әйберне табу сәләтенә ия

Җырлау сәләте - Аллаһтан, диләр. Тагын ниндиләрен биргән ул Закирга?

Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбанның хатыны, шагыйрә Гөлүсә Шаһбан Инстаграмда ире турында кызыклы фактлар язган.

«Компьютерны иркен куллана. Хатлар кабул итеп, җавап яза, аерым программалар ярдәмендә дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәүче дуслары белән аралаша, җырлар эзли, тыңлый, программалар куя. Бик күп китаплар тыңлый. Якынча биш йөздән артык китап тыңлаган, алар арасында детектив, философия, психология, эзотерика һәм башка жанрдагы китаплар бар.

Хәзерге вакытта 11нче модельле айфон белән иркен куллана, коммуналь хезмәтләрне түләү өчен карточкадагы акчалар белән иркен идарә итә. Ерак араларга йөрүче поездда да берүзе йөри. Өйдә югалган әйберне эзләп табучы да - ул.

Мәктәп программасын әйбәт үзләштергән. Математика, урыс телендәге бөтен кагыйдәләрне яттан белә, грамматиканың бөтен кагыйдәләрен исендә тота. Башында меңнән артык телефон номеры саклана».

Закир Уфада да еш кына чыгыш ясый. Бер очрашуда аның янына утырган кешене тавышын тыңлап кына да төс-кыяфәтен тасвирлап бирү сәләтенә ия булуын күргән идек. Маңгай күзе кайчан ботак тишеге генә булып кала, дисезме? Менә сезгә күңел күзләренең кодрәтенә тагын бер дәлил.

Фото:shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев