Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үз-үзеңә чокыр казу 

Суровка авылының Дуслык урамын яраксыз хәлгә китергәннәр. 1 километр 600 метрга сузылган муниципаль юл узган ел гына дәүләт программасы буенча төзелгән иде. Вак таштан юл салу 10 млн сумга төште.

Дуслык – яңа урам. Биредә, нигездә, шәһәрдән килеп йорт салучылар яши, сирәк кенә шушы җирлек кешеләре дә бар. Барлыгы – 70ләп йорт.
Әйтергә кирәк, Дуслыкта болай башбаштаклану беренче тапкыр гына түгел. Ике ел элек үз белдекләре белән урамга керү юлын шлагбаум белән ябып куйганнар иде. Ул чакта, авыл җирлеге күрсәтмәсе буенча, законсыз киртә алынды. Әмма быел юлны үзләренә генә файдалану өчен тагын бер законсыз ысул уйлап тапканнар. Урамның буеннан-буена 15-20 сантиметр тирәнлектәге чокырлар казып куелган. Киңлекләре – 20-25 сантиметр. Хәзер махсус комиссия гомуми файдаланудагы объектка килгән зыянны исәпләячәк.
Белгечләр сүзләренчә, бу чокырларга эләксәң, техниканың йөреш системасына зыян килү ихтималы бар. Иң кызыгы шунда – бу юлдан чит кешеләр генә түгел, шушы урамда яшәүчеләр үзләре дә йөри. Үз-үзеңә чокыр казу кемгә кирәк булды икән?
Кызганыч, әлегә бу сорауга җавап юк. Беренче версия буенча, мондый тоткарлыкларны машиналар тизлек режимын арттырмасын өчен казыганнар. Яңа Троицкий авыл җирлеге башлыгы урынбасары Надежда Санникова сүзләренчә, бу урамда яшәүчеләр юл билгеләре куюны таләп иткән. Бу эшне үзара салым акчасына башкару тәкъдиме булган. Әмма тиешле күләмдә акча җыелмаган.
Икенче версия буенча, бу «кара» гамәл урамнан зур йөк машиналары узмасын өчен эшләнгән. Авыл активисты Резеда Шмелева сүзләренчә, җитди мәсьәләләр болай хәл ителми. «Яңа төзелгән юлны бозу – бала-чага адымына тиң. Борчыган сорау булса, аны кешечә хәл итеп була. Район җитәкчелеге гади халык сүзенә колак сала белә, диалог өчен ачык. Аларга гозерне кешечә җиткерергә дә була бит», – ди ул.
Әлеге вандализм очрагы буенча тикшерү эше алып барылачак. Гаеплеләр җаваплылыкка тартылачак. РФ административ хокук бозулар турындагы кодекс буенча, аңлы рәвештә муниципаль юлның өслеген бозу, шул рәвешле юл хәрәкәтенә комачаулык тудырган өчен гражданнарга 5 меңнән 10 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 25 мең сум, юридик затларга 300 мең сум күләмендә административ штраф яный. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X