Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үз эшен башлаучы 84 фермер “Башлангыч фермер” грантын откан

“Авыл хуҗалыгы министрлыгының махсус программасы буенча, 122 фермер әлеге ярдәмгә дәгъва кылды”, - диде министр урынбасары.

Авыл хуҗалыгы министрлыгының фермерларга ярдәм йөзеннән оештырылган грант конкурсының беренче этап җиңүчеләре билгеле. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендәбилгеле булды.

Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов сүзләренчә, конкурсның беренче этабы инде тәмамланган.

“Башлангыч фермер” программасына гариза тапшырган 122 фермерның, 84е грант отты. Бу 186 млн сумны тәшкил итә. “Гаилә фермасы” грантына 50фермер дәгъва кылды. Шуларның 36сы җиңеп чыкты. “Кооперативлар” программасында 13 кооператив катнашты, шуның 8се грантка ия булды. 7се икенче турда көчен сыный”, -диде урынбасар.

“Башлангыч фермер” грантының икенче этабына гариза тапшырган фермерларның эшен эксперт комиссиясе бу атнада карап бетерәчәк.

“Киләсе атнада грант конкурсын игълан итеп, фермерларга җитешсез якларын төзәтеп бетерү өчен искәрмәләр ясап, өстәмә нинди документлар китеререргә кирәклеген әйтәчәкбез”, - диде Хәбипов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев