Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җырчы Эльвира Розали юбилей кичәсендә "Сандугач" мюзиклы премьерасын куйды

Бүген Филармония концертлар залында Татарстанның атказанган артисты Эльвира Розали 50 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе уздырды. Бүген Филармония концертлар залында Татарстанның атказанган артисты Эльвира Розали 50 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе уздырды. Юбилеен ул үзенчәлекле формада үткәрде. Кичәдә аның иҗатташ сәхнә дуслары түгел, ә үзе музыкаль белем бирә торган балалар...

Бүген Филармония концертлар залында Татарстанның атказанган артисты Эльвира Розали 50 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе уздырды.

Бүген Филармония концертлар залында Татарстанның атказанган артисты Эльвира Розали 50 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе уздырды. Юбилеен ул үзенчәлекле формада үткәрде. Кичәдә аның иҗатташ сәхнә дуслары түгел, ә үзе музыкаль белем бирә торган балалар катнашты.

"Сандугач" татар халык әкияте нигезендә, заманчалаштырып язылган мюзикл антракт белән ике сәгать барды. Мюзиклның эчтәлеге Сандугачның туган илен сагынып яшәвенә корылган. Лирик герой - Эльвира Розали, Сандугачны калдырып, туган ягына - Казанына кайту бәхетенә иреште.

Сандугач ролен 2017 елгы Балалар Евровидениесе һәм "Битвы талантов" телевизион проекты финалисты Яна Лавренова башкарды.

Җыр-бию номерларында Эльвира Розали вокал студиясе оештырган 165нче мәктәп, 11нче балалар музыка мәктәбе, "Эко" мәктәпкәчә белем бирү оешмалары укучылары катнашты. Шулай ук кичәне "Штрих" заманча бию ансамбле, "Смайлики", "Продвижение" ансамбльләре бизәде.

"Балалар белән эшләгәнгә күрә, кичәмне татар эстрадасы йолдызлары белән түгел, үземнең укучыларым белән үткәрергә теләдем. Мин һәрвакыт театр сәнгатенә тартылдым. Безнең эстрадада шундый проблема бар: татарча да җырлыйлар, русча да. Ә үзләре ни җырлауларын белмиләр. Театральләштергән күренешләр максатны ачып бирә", - диде җырчы "Татар-информ" хәбәрчесенә.

"Сандугач" мюзиклы татар һәм рус телләрендә барды. Бу - Эльвира Розалиның балалар белән бергә куелган премьерасы.

Эльвира Розали кайда югалган, ниләр белән мәшгуль, зәңгәр экраннарга әйләнеп кайтырга җыенамы - бу хакта тулырак "Интертат.татар" электрон газетасыннан укып белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев