Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Җыр – ул минем өчен кайгы-шатлыкларда тугры дус»

Безнең авылларыбызда туган җиргә гаять тә тугры, аның очсыз-кырыйсыз киңлекләренә җаны белән гашыйк, йөрәкләрендә тирә-юньдәгеләргә, халкыбыз гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә мәхәббәт саклап кала алган кешеләр яши.

Август ае башында нәкъ шундыйларның берсе булган Нина Анатольевна Беспалова үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул рус халык җырларының бай мирасын үзенә күрә бер сакчыллык белән яшь буынга тапшырып килә һәм рус мәдәнияте үсешенә бәһаләп бетергесез өлеш кертә. Аның үзе иҗат иткән «За околицей», «Песня о Шильне», «В поле», «Счастье мое», «Ой, реченька, Шильна», «Вальс с дождем», «Синь река» җырлары авылда һәм районда гына түгел, ә республикада таралды. Нина Анатольевна күптән түгел генә 40 еллык юбилеен билгеләп үткән «Сударушка» фольклор ансамбленең алыштыргысыз беренче җитәкчесе. Даны Россиягә таралган коллектив борынгы гореф-гадәтләр саклануына, шулай ук Тукай районы һәм республика мәдәнияте үсешенә зур өлеш кертә.

Тормыш бит ул ургылып аккан дәрья кебек. Ага да, ага... Нина Анатольевна да үз гомерендә күпне күрде. Улын югалту, иренең каты авыруы аның күңелендә рус җырларына мәхәббәтне җуйдыра алмады. «Үземне белгәннән бирле җырлыйм да җырлыйм, - ди ул. - Чөнки җыр - ул минем өчен тормыш мәшәкатьләрендә, борчуларда, кайгы-шатлыкларда тугры дус».

Нина Анатольевна бүгенге көндә дә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләренең төпле ярдәмчесе. Олы Шилнә авыл клубында тагын бер рус җырлары ансамблен - «Росинка» оештырырга да ул ярдәм итте. Ансамбль инде шилнәлеләрне үзенең матур чыгышлары белән сөендерергә дә өлгерде.

Туган көнендә Нина Беспалова янына мәдәният хезмәткәрләре һәм ветераннар оешмасыннан килделәр. Юбилярны ихластан бәйрәме белән котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Иҗади кеше буларак Нина Анатольевна бүген дә бик актив, авылдагы барлык мәдәни чараларда катнашып килә. Авылдашлары аны гадилеге, күңел җылысы, бай тормыш тәҗрибәсе өчен хөрмәт итә. Онык-оныкчыклары исә аның белән чын-чынлап горурлана.

Сез әле бүген дә шат, ачык йөзле, Нина Анатольевна. Йортыгызда һәрчак иминлек һәм тынычлык хөкем сөрсен!

Светлана ГАЙНЕТДИНОВА,
Кече Шилнә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев