Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язның беренче бәйрәме белән!

Язның беренче бәйрәме – иң якты, иң изге бәйрәм. Хатын-кыз ул – мәхәббәткә, матурлыкка, нәфислеккә, бөек аналык хисләренә, гаилә җылысына да урыны киң тулы бер дөнья. 8 Март – ул әниләр бәйрәме. Ә алар – зирәклек, сабырлык, илһам һәм рухи күтәренкелек чыганагы.

Кадерле хатын-кызлар, сезнең алда баш иеп, рәхмәт белдерәбез. Без сезне яратабыз һәм армый-талмый хезмәт итүегезне югары бәялибез. 
Язгы бәйрәм мохите һәр йортка кереп, күңелләрне шатландырсын. Сөенечтән йөзләрегез балкып торсын, һәр көн сезгә игелек һәм наз алып килсен. Сәламәтлек, бәхет, иминлек, һәрчак яшь булып калуыгызны телим. Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелләргә шатлык, тәнгә сихәтлек, өйләргә иминлек алып килсен.

Мөсәнниф Ханов, «ТукайТеплоГаз» ҖЧҖ директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев