Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язма балачакка кайтарды 

«Якты юл» газетасын 43 ел яздырып алам. Бер хәрефен дә төшереп калдырмыйча укыйм.

«Их, сагынам шул чакларны!» (26 июнь, 2020 ел, №46) исемле язманы бер сулышта укып чыктым. Хәтта тыныш билгеләренә кадәр игътибар иттем. Өстәл китабы шикелле итеп, аерым урынга алып куйдым да, кабат-кабат укыйм. Чөнки ул – тәрбияви язма. Тормыш һәм эш тәҗрибәм булса да, минем өчен – оныклар тәрбияли торган дәү әни өчен – бу язма бар яклап та файдалы дисәм... минем өчен генә түгел, яшь ата-аналарга да, әби-бабайларга да, балаларга да хәерле-файдалы нәсыйхәт ул. Тәрбия мәсьәләсенә кагылышлы бу истәлек язма һәркем өчен дә тормышта кирәкле, файдалы булуы белән аеруча кадерле. Мин шушы мәкаләне укып, беренчедән, балачагыма кайттым. Бала вакытларыма, туган якларыма «кайтарган»ы өчен Зәрия Вәлиевага рәхмәтлемен. Икенчедән, оныклар тәрбияләүдә кулланма булачак. Өченчедән, дүртенчедән... Бик күп санап китәргә була, ләкин әйткән кадәресе дә зур әһәмияткә ия. 
И-и, ничек сагынмыйсың ул чакларны! Журналист белән бергә мин дә балачагыма, яшьлегемә, Болгар җирләренә «кайттым», әти белән бергә «гөмбә җыйдык». Күпме хатирәләр яңарды! Зәрия ханым, сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, иҗат уңышлары телим, Аллаһның рәхмәте булсын! 

Әминә Таһирова, Мусабай Завод авылы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев