Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язгы ташу вакытында Тукай районында кайсы буалар китәргә мөмкин

Һава температурасының төнлә ноль градустан түбән торуы язгы ташу кинәт кузгалмасын өчен бик яхшы, дип белдерелде ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында. Белгечләрнең әйтүенчә, быел кар соңгы берничә ел белән чагыштырганда, 20-70 процентка югары булган. Узган еллардагы кебек, ташу китү быел да апрель башында көтелә.

Республикада 220 җирле пунктны су басу куркынычы бар, диелде видеоконференциядә. Бәхеткә, безнең районда андый авыллар юк. Соңгы елларда, гомумән, безнең территориядә андый хәлләр күзәтелмәде, ди район буенча гадәттән тыш эшләр бүлегенең әйдәп баручы консультанты Айдар Насыйров. «Ә менә су агызып китәргә мөмкин булган 10 буа бар әле. Аларның төптәге су чыгару урыныннан суны агызып җибәреп булмый, задвижкалары эшләми», - дип билгеләп үтә «Яр Чаллы Мелиоводстрой» җәмгыяте директоры Фәрит Гыйздәтуллин. Күктәк Мирсәет, Октябрь Бүләк, Сәмәкәй, Никошновка, Комсомолец, Иске Җирекле, Җәйләү, Югары Суыксу буалары ремонт таләп итә. Борды һәм Шилнәбаш буалары авария хәлендә. Әйтергә кирәк, соңгы елларда республика программалары кысаларында район территориясендәге күп буалар капиталь төзекләндерелде. «Без бу көннәрдә райондагы бер генә буаны күз уңыннан җибәрмәскә тырышабыз: гарантиядәгеләрен дә, авария хәлендәгеләрен дә. Күңелсезлек килеп чыкмасын өчен кулдан килгәннең барын да эшлибез», - ди Фәрит Гыйздәтуллин. Республика комиссиясе утырышында язгы ташу чорында буаларга күзәтүчеләр билгеләргә чакырдылар.

«Татавтодор»ның Яр Чаллы филиалында районның җирле пунктларына юллар өзелү куркынычы юк дип белдерәләр.

Республика территориясендәге кече елгаларның ачылуын исә белгечләр башка елларга караганда якынча 5 көнгә алданрак булыр дип фаразлыйлар, су яннарында халыкны аеруча сак булырга чакыралар. Бигрәк тә балаларны күз уңыннан җибәрмәү сорала. Бу атнада укучыларның язгы каникуллары башланды. Бу чорда һәр балага әти-әни тарафыннан махсус контроль булырга тиеш. Балыкчылар белән бәйле күңелсезлек очраклары да елдан-ел чыгып тора. Әле күптән түгел, 13 мартта, күрше Түбән Кама районында быел да бер балыкчының үлеме теркәлгән инде. «Кагыйдә буларак, яңа гына бозга чыкканнар түгел, күп еллар балыкчылык белән шөгыльләнүчеләр бата. Алар үзләренә артык ышаналар. Кызганычка, безнең халык үз гомеренә, сәламәтлегенә бик ваемсыз карый. Боз калынлыгы 60 см булса да, анда керү бүген бик куркыныч», - дип билгеләп үтә кече суднолар белән эшләү инспекциясенең өлкән инспекторы Илдар Шакиров. Бу көннәрдә полиция, балык тотуга күзәтчелек итү хезмәте белгечләре республика күләмендә махсус рейдлар үткәрәләр, хокук бозучыларга штрафлар салына.

Гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, язгы ташу вакытында халыкны, торак һәм хуҗалык объектларын саклау максатыннан район Башкарма комитеты җитәкчесенең дә махсус карары кабул ителде. Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе утырышында елгалар янына «Бозга керү тыела!» дигән аншлаглар кую кирәклеге турында да әйтелде, бу эш авыл җирлекләренә йөкләнде. Аеруча Бәтке, Боерган, Калмия, Кече Шилнә кебек елгаларга якын урнашкан авыл җирлекләрендә мондый аншлаглар кую бигрәк тә мөһим.

Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда белгечләр югалып калмаска, 112 телефонына шалтыратырга чакыра. Ә иң яхшысы, саклык чараларын күрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев