Язгы ташу гадәттән тыш хәлләргә китерер дип көтелми
Язгы ташу гадәттән тыш хәлләр китереп чыгарыр дип көтелми, чөнки төннең салкын торуы суның кинәт төшмәвенә ярдәм итәчәк, дип белдерелде сишәмбе көнне ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта. Кар катламы биеклеге республикада уртача алганда норманың 33 процентын тәшкил итә. Елгалар ачылу гадәттәгедән якынча 8 көнгә иртәрәк булачак, су күтәрелү...
Язгы ташу гадәттән тыш хәлләр китереп чыгарыр дип көтелми, чөнки төннең салкын торуы суның кинәт төшмәвенә ярдәм итәчәк, дип белдерелде сишәмбе көнне ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта. Кар катламы биеклеге республикада уртача алганда норманың 33 процентын тәшкил итә. Елгалар ачылу гадәттәгедән якынча 8 көнгә иртәрәк булачак, су күтәрелү куркыныч тамгага җитмәячәк дип фаразлана. Боз китү Татарстанда 25 марттан 4 апрельгә кадәр аралыкта көтелә.
Быел җирле пунктларны су басулар күзәтелергә тиеш түгел, дип тынычландырды киңәшмәдә ТР гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре министры урынбасары Николай Суржко. Дөрес, Кайбыч, Яңа Чишмә кебек кайбер районнарда түбәнлектә утырган урыннарга су керергә мөмкин, ләкин ул исемлектә безнең район юк.
Соңгы вакытта республика территориясендә боз ярылып су астына китүнең берничә очрагы теркәлде. Көндезге җылы температура бозның җимерелүенә нык тәэсир итә. Бу җәһәттән бик сак булырга чакырдылар гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре. Боз калынлыгы 7 сантиметрдан ким булганда анда керү бөтенләй тыела. Аның өчен 1,5 меңнән 2 мең сумга кадәр административ штраф та каралган. Балыкчыларга гомереңне куркыныч астына куеп бозга кереп киткәнче, аның калынлыгын гадәти бур белән исәпләп карау бер дә кыен булмас иде. Язгы ташу чорында аеруча балаларны караучысыз калдырмаска чакырылды брифингта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев