Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язгы каникулларда балаларның юл йөрү куркынычсызлыгын аерым контрольгә алалар

Район ЮХИДИ хезмәткәрләре 19 марттан 31енә кадәр «Язгы каникуллар» дип аталган оператив-профилактик чара үткәрә. Бу көннәрдә инспекторлар мәктәпләрдә балалар белән юлда йөрү куркынычсызлыгы хакында әңгәмәләр үткәрә, әти-әниләр белән очрашулар уздыра, җәяүле балаларның кагыйдәләрне үтәве, шулай ук пассажир балаларны йөртү махсус контрольгә алына. Ел башыннан районда балалар катнашында 3 һәлакәт теркәлгән,...

Район ЮХИДИ хезмәткәрләре 19 марттан 31енә кадәр «Язгы каникуллар» дип аталган оператив-профилактик чара үткәрә. Бу көннәрдә инспекторлар мәктәпләрдә балалар белән юлда йөрү куркынычсызлыгы хакында әңгәмәләр үткәрә, әти-әниләр белән очрашулар уздыра, җәяүле балаларның кагыйдәләрне үтәве, шулай ук пассажир балаларны йөртү махсус контрольгә алына.

Ел башыннан районда балалар катнашында 3 һәлакәт теркәлгән, аларда 4 пассажир бала сәламәтлегенә зыян алган. Татарстанда исә узган ел балалар сәламәтлеге һәм үлеме бәйле 578 шундый очрак булган. Фаҗигаләрдә 15 баланың гомере өзелгән, 601е тән җәрәхәтләре алган. Үлүчеләрнең 12се пассажир булган, икесе - велосипедчылар, берсе - җәяүле. Быел республика буенча 77 һәлакәттә 80 бала сәламәтлегенә зыян алган. Кызганычка каршы, статистика үсүгә бара.

Саннардан күренгәнчә, соңгы ике айда җәяүле балаларның һәлакәтләргә эләгүе күп теркәлгән. Мондый хәлләр, нигездә, җәяүле кисешләрендә булган. Шуңа күрә мондый кисешләрдә, өстенлек миндә дип, туп-турыга атларга түгел, як-ягыңа карап, куркыныч юклыгына инангач кына юлга аяк басарга кирәк, моны балага әти-әни төшендерергә тиеш, диләр инспекторлар.

Шулай ук киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу куркынычсызлыкны алты мәртәбә арттыра, шуңа күрә әти-әниләр бу турыда да онытмасыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев