Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яулыкларның да тарихы бар

Күзкәй авыл китапханәсендә «Хатын-кызның күрке ‑ яулык» дип аталган очрашу-кичә үтте. Ул хатын-кызларыбызның милли баш киеме - яулык, шәлләр турында булды. Зал аллы-гөлле яулык, шәльяулык, шәлләр белән бизәлгән. Нинди төсләр, нинди фактуралар гына юк анда! Авылдашлар төрле вакыйгалар белән бәйле, 50-60 ел сандык төпләрендә изге бер тарихи истәлек булып сакланган...

...Россиядә яулыклар XVI-XVII гасырда ук барлыкка килгән. Ул чагында ул «канаватка» дип аталган. Алар зур итеп юка ефәктән тегелгән. Яулык бүләк булып әнисеннән кызына, буыннан-буынган күчкән. XVIII гасырда Россиядә яулыкларны Мәскәү мануфактураларында эшләнгән ефәктән теккәннәр. Чигү, бизәкләр төшерү гадәткә кереп киткән. Авыл хатын-кызлары исә яулыкны үзләре ал, ак ситсадан теккәннәр, бизәкләп чиккәннәр. Яулыкларда татар халкының тарихы да чагыла. Элегрәк әби-әниләребез башларына өрпәк (өчпочмаклы яулык) белән тастар (ак киндердән киселгән озынча яулык) бәйләп йөргәннәр. Тора-бара фабрикада эшләнә торган дүртпочмаклы яулыклар барлыкка килгән. Татар хатын-кызлары аны үзебезнең милли гореф-гадәтләргә туры китереп бөркәнгәннәр. Ягъни ике янәшә почмагын ияк астына бәйләп, яулыкны таратып аркага төшергәннәр. Бу иңбашларны каплап торсын өчен шулай эшләнгән. Кызлар исә, хатыннардан үзгә итеп, яулыкнын ике очын колак артыннан уздырып, артка чөеп бәйли, бит, муен, иңбашларын капламыйлар. Яулык кына дисәк тә, аларда тарих чагыла: төсе, бизәкләре, тукыманың сыйфаты - һәрберсе үз чорының үзенчәлеге турында сөйли, халыкның сәнгать үрнәкләрен чагылдыра, һәрберсендә - милли бизәкләр. Ефәк җепләр белән чигелгән ак яулык хатын-кызның сафлык билгесе булган. Аны баштан мәҗбүри тартып алу оят саналган. Заманында яулыкны бүләккә сатып алганнар. Шәһәрдән килгән кунак та, базарга барган крестьян да, ерак якларда хезмәтен тутырып кайткан ир-егетләр дә бүләк итеп яулык алып кайта торган булганнар, егет яраткан кызына яулык бүләк иткән. Бу урында, кичәгә дистәләп яулык алып килгән Тәгъзимә Гыйздәтуллина кызыклы бер истәлеге белән уртаклашты. Гашыйк булып йөргән сыйныфташы Мөхәммәтнур Закиров Германиядә армия хезмәтеннән аңа бүләк итеп яулык алып кайткан. Рәсимә Хәсәнова гаиләләрендә 50-60 ел сакланган яулыкларының һәрберсенең тарихын сөйләде. Бүләк ияләре - туган-тумачалар, әнкәйләр, дуслар үзләре юк инде, ә менә яулыклар газиз бер истәлек булып саклана. Төптәнрәк уйлап карасаң, алар буыннар чылбырын бәйләп тора икән бит.

- Менә бу яулыкны 1974 елда каенанам Хәернурга бүләк итеп биргән идем, - диде Нәсимә Биктимерова япон яулыгын күрсәтеп. - Ә менә бу тула шәлне 1950 елда торфчылар алып кайтканнар. Кышкы айларда элек, юлга чыксалар, бишмәт өстеннән менә шундый тула шәл ябынганнар.

Нәсимә Биктимерова үзе белән алып килгән һәр яулыкның шулай «биография»сен сөйләде. Тәнзилә Шәйхнурова 70нче елларда беренче хезмәт хакына әнисенә алган яулыкны күрсәтте. Гомере буе колхозда эшләгән, алты бала үстергән әнкәсе Миңнегаянны сагынып искә алды. Истәлекләр, истәлекләр... Яулыклар аша чорлар белән чорларны бәйләдек, узганнарга кайтып килдек. Хәтта сугыштан соңгы авыр елларны, торфчы кызларны сагынып искә алдык. Хак әйтәләрдер, тарих яшәгәндә, йолалар сакланганда милләт яши. Әнә, яулыклар белән бәйләп күпме истәлекләрне яңарттык, бакыйлыкка күчкән газиз кешеләребезне искә алдык, яулыкка багышланган җырларыбызны яңарттык. Баянчыбыз Марсель Биктимеровка ияреп, «яулык» сүзе кергән күпме җырыбызны искә төшердек. Китапханә эче гөр килеп торды.

Гөлсинә Зыятдинова белән Тәнзилә Гарәфетдинова төрле рәвештә яулык бәйләү ысулларын күрсәттеләр. Ни әйтсәң дә яулык хатын-кызны бизи, үзенә генә хас образ тудыра. Истәлекләр, яулыклар тарихы әле чәй өстәле янында да дәвам итте.

Заһидә Нәбиуллина.
Күзкәй авылы.

Тәнзилә Шәйхнурова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев