Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләр сәясәте өлкәсендә Татарстан лидер дип табылды

Бәяләүдә мөһим критерийларның берсе - тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр белән эшләү. Татарстан Республикасы яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә лидер дип табылды. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Март ахырында яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы...

Бәяләүдә мөһим критерийларның берсе - тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр белән эшләү.

Татарстан Республикасы яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә лидер дип табылды. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

Март ахырында яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органнары нәтиҗәлелегенең йомгаклау рейтингын бастырып чыгарган иде. Татарстан әлеге рейтингның абсолют лидеры дип табылды, дип искәртте докладчы.

«Биредә Казан студентлары, иҗтимагый һәм иҗади яшьләр берләшмәләре, фестиваль хәрәкәтләре, яшьләр сәясәте өлкәсендәге учреждениеләр төп рольне уйнады. Бәяләүдә мөһим критерийларның берсе - тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр белән эшләү», - диде Айрат Фәизов.

Мисал өчен, Казанда мондый эш «Үзебезнекеләр» проекты кысаларында, яшүсмерләр клубларында һәм «Дуслык» социаль ышаныч үзәкләрендә алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев