Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Яшьлек» спорт комплексында Ачык ишекләр көне узды

Cосновый Бор поселогында урнашкан «Яшьлек» спорт комплексында Ачык ишекләр көне елга бер тапкыр уздырыла. Бу елны бирегә «Шәфкать» социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә тәрбияләнүчеләр чакырылды. Чараны тантаналы рәвештә район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ришат Мөбәрәкҗанов ачып җибәрде. Ул җыелганнарны спорт комплексының эш юнәлеше, бурычлары һәм аларны тормышка ашыру барышы...

Cосновый Бор поселогында урнашкан «Яшьлек» спорт комплексында Ачык ишекләр көне елга бер тапкыр уздырыла. Бу елны бирегә «Шәфкать» социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә тәрбияләнүчеләр чакырылды. Чараны тантаналы рәвештә район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ришат Мөбәрәкҗанов ачып җибәрде. Ул җыелганнарны спорт комплексының эш юнәлеше, бурычлары һәм аларны тормышка ашыру барышы белән таныштырды. Ришат Булатович спорт комплекста теләге булган барлык кеше түләүсез шөгыльләнә алуын искәртте. Аннары комплекс тренерлары җыелганнарга мастер-класслар күрсәттеләр. Ә «Чаңгы ярышлары» бүлегенә йөрүче яшь спортчылар чаңгы-роллерларда, «Футбол» бүлегендә шөгыльләнүчеләр футбол уенының төп элементларын, җиңел атлетика белән мавыгучылар ел әйләнәсендә өйрәнгәннәрен күрсәттеләр. Шулай ук өстәл теннисы буенча осталар әлеге уенның нечкәлекләрен сөйләп бирделәр, яшь көрәшче егетләр көрәш алымнары белән таныштырдылар. Чараның ахырында теләге булган һәр кеше спорт комплекс буенча йөреп, аның белән якынрак таныша алды, дип хәбәр иттеләр безгә район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев