Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь тукайлылар паспортлы булды

14 яше тулган егет-кызларга паспорт тапшыруны тантаналы төстә уздыру Тукай районында матур традициягә әйләнде. Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының район миграция пункты оештырган чираттагы шундый чарада паспорт белән бергә әле тагын Россия гражданнары медальләре дә тапшырылды.

Паспорт алу кешегә мөстәкыйльлек өсти һәм шул ук вакытта закон алдында бурычың да арта төшә. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, яшьләрне котлап, аларга үз теләкләрен җиткерде:

- Сезнең алда хәзер бик күп мөмкинлекләр ачылды. Ләкин шуның белән бергә дәүләт алдындагы җаваплылыгыгыз да бермә-бер артты. Үзегез кылган гамәлләргә үзегез җавап бирәсез, - диде ул. - Илебезнең тулы хокуклы бәхетле гражданнары булыгыз! - дип котлау сүзләре җиткерде.

Тәбрикләү сүзләре белән район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, шулай ук гражданлык хәлләрен теркәү бүлекләре җитәкчеләре Илнур Гәрәев һәм Эльвира Мостафина чыгыш ясадылар.

Тантана вакытында паспорт алучыларга әлеге рәсми документның тарихы, әһәмияте турында фильм күрсәтелде, укучыларның хокукый белемен тикшерү максатында блиц-сораштыру үткәрелде. Ә паспортлар тапшырылгач Россия Федерациясенең яшь гражданнары ант әйтте, дәүләт әләме фонында фотосессия үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев