Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Яшь армия»нең беренче командасы Шилнәбашта оешты

Быел сентябрь аенда «Яшь армия» дип исемләнгән бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәте эшли башлаган иде. Ватан геройлары көнендә бу хәрәкәт безнең районда да старт алды. Яшь армиячеләр сафына беренчеләрдән булып Шилнәбаш мәктәбенең өлкән сыйныфлары - барлыгы 12 укучы басты. Яшүсмерләрнең хәрби ант кабул итү тантанасына район хәрби комиссары Дамир Вәлиев, чакырылыш бүлеге...

Быел сентябрь аенда «Яшь армия» дип исемләнгән бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәте эшли башлаган иде. Ватан геройлары көнендә бу хәрәкәт безнең районда да старт алды. Яшь армиячеләр сафына беренчеләрдән булып Шилнәбаш мәктәбенең өлкән сыйныфлары - барлыгы 12 укучы басты. Яшүсмерләрнең хәрби ант кабул итү тантанасына район хәрби комиссары Дамир Вәлиев, чакырылыш бүлеге башлыгы Игорь Пасечников килгән иде. Киләчәктә «Яшь армия» командаларын районның һәр мәктәбендә булдыру күздә тотыла. Аларның төп эшчәнлеге хәрби хезмәткә әзерлек белән бәйле булачак, яшьләр хәрби юнәлештәге республика, россиякүләм чараларда, конкурсларда катнашачак. «Яшь армия»нең райондагы штабы белән Шилнәбаш мәктәбенең тормыш куркынычсызлыгы нигезләре фәнен укытучы Николай Хлопунов җитәкчелек итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев