Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярты елда – 103 миллион!

Тукай районының авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре ел башыннан 103 млн сум күләмендә дәүләт гранты алуга иреште. Узган ел дәүләт ярдәме 49 млн сум тәшкил иткән иде. 

Грант ярдәме авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең эресен дә, вагын да үз эченә алды – җиңүчеләр арасында авыл хуҗалыгы кооперативлары, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар бар. 
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар «Агростартап» проектында катнаштылар. Грантлар, нигездә, кошчылык, сөтчелек, бөртекле һәм кузаклы культуралар җитештерү, гөмбәчелек юнәлешләренә сарыф ителәчәк. Грантлар күләме 3 млн.нан алып 5 млн сумга кадәр. Барысы 26 млн сумга тула.
«Крестьян-фермер хуҗалыгы базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү»гә юнәлтелгән программада катнашып, грантка республика буенча 4 КФХ дәгъва кылган булган. Җиңүчеләрнең өчесе Тукай районыннан. Грант акчалары 160 һәм 300 баш мөгезле эре терлек симертү өчен биналар, 60 мең башка исәпләнгән кошчылык фермасы төзүгә тотылачак.
Эш башлаучы фермерлардан 8 КФХ грант алачак. Дәүләт ярдәменең гомуми күләме 33 млн сумга якын. Бу бер хуҗалыкка 3-5 млн сум дигән сүз. Грантка ия булучылар арасында мөгезле эре терлек симертүчеләр, сөтчелек, атчылык белән шөгльләнүчеләр, ябык грунтта яшелчә үстерүчеләр. 
Ә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооператив-ларының матди-техник базасын үстерүгә юнәлтелгән 20 млн сумлык грантны «Якты күл» кооперативы алуга иреште. Ул кош итен эшкәртү белән шөгыльләнә. 
– Бу күрсәткеч чик түгел. Ел ахырына кадәр дәүләт грантларына дәгъва кылу дәвам итәчәк, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итү буенча беренче урынбасары Айрат Хәбибуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев