Ярминкә Сарман трактыннан «Төзүчеләр» стадионы каршына күчте
Яр Чаллының Сарман трактында үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре март башыннан шәһәрнең Яр буе Тукай урамына - «Төзүчеләр» стадионы каршындагы мәйданчыкка күчте. Беренче сәүдә биредә 11-12 март көннәрендә оештырылды. Райондашлар ул көннәрдә шулай ук «Южный» агросәнәгать паркына һәм 27нче комплекска каршы урнашкан Галиәсгар Камал бульварына да чыкты.
Район авыл хуҗалыгы идарәсендә белдерүләренчә, «Төзүчеләр» стадионы каршындагы мәйданчыкта, Сарман трактыннан аермалы буларак, ярминкәләр шимбә генә түгел, якшәмбе көнне дә уздырылачак. Шәһәрнең икътисади үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсендә ярминкәләрнең бу урында 16 апрельгә кадәр барачагын әйттеләр, аннан соң кайда дәвам итәсе әлегә билгеле түгел. Сарман трактыннан вакытлыча китүнең сәбәбе - сәүдә мәйданчыгы якындагы йортларда яшәүчеләргә комачаулаган, машиналарның күп йөрүе куркыныч тудырган.
- Миңа калса, ярминкә урынын үзгәртү беркемгә дә комачаулык тудырмас, - бу уңайдан үз фикерен белдерә Бордыбаш авылы фермеры, бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче Илдар Әшрәфуллин. - Яңа урында ярминкә якшәмбе көнне дә үткәрелде. Бу бик яхшы. Мин үзем ярминкәләргә һәрдаим чыгам. Узган атнада ике көндә 500 килограмм бәрәңге саттык. Яңа урынга күчсә дә, халык элеккегедән аз түгел иде. Сатучылар да күп килде, сатып алучылар да. Әле беренчесендә белеп бетермәгәннәрдер. Киләсе атналарда халык тагын да күбрәк булыр дип ышанабыз. Территория монда киң, сатып алучыларга транспортларын калдырырга да урын күп. Минемчә, Тукай районы фермерларына биредә уңайлы булачак.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Ирина Гарипова да шушы фикерне раслый.
- Ярминкәне узган атнада мин дә әйләндем. Товарларын сатарга килгән тукайлылар аз түгел иде. Ит сатучылар аеруча күп иде. Рәтләр арасы сатып алучылардан да бушап тормады, - диде ул безгә.
Әлбәттә, яңа урында сәүдә ничек барыр дип борчылучы сатучылар да, шул ук вакытта: «Сарман трактына күнеккән идек инде, ГЭС бистәсендәге яңа урын безгә ерак һәм уңайсыз», - диючеләр дә бар.
- ЗЯБтагы ярминкәнең яңа урынга күчкәнен ишеткән идек, ләкин, кайбер сәбәпләр аркасында, әле анда чыга алмадык, - ди Калмаштан каз-үрдәкләр сату белән шөгыльләнүче Миңнегөл Фәхретдинова. - Безгә әлегә кире як кебек тоела. Сарман тракты, ни дисәң дә, шәһәрнең үзәге иде инде. Сатып алучыларга да уңайлы иде. Ә менә сату-алуларны якшәмбе көнне дә оештыру әйбәт. Чөнки күпләп суйган каз-үрдәк түшкәләрен шимбәдә генә сатып өлгерә алмый идек, - ди озак еллар ярминкәләрдә кош ите сатучы.
Авыл хуҗалыгы ярминкәсе «Төзүчеләр» стадионы каршында бу шимбә-якшәмбедә дә дәвам итәчәк. Фикерләр нинди булыр - күрербез. Әлбәттә инде, кемгә уңайрак һәм якынрак, «Южный» агросәнәгать паркына һәм Галиәсгар Камал бульварына да чыга ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев