Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярдәм төрле була ул

Коронавирус таралу куркынычы аркасында Казан федераль университетында укучы чит ил студентлары авыр хәлдә калды. Вуз җитәкчелегенең үтенечен исәпкә алып, Тукай районы аларны азык-төлек белән тәэмин итүгә үз өлешен кертте.

Университетта укучы Төркмәнстан, Таҗикстан, Казахстан, Үзбәкстан, Конго һәм Нигериядән килгән 900 студент ярдәмгә мохтаҗ. Матди яктан авыр хәл, нигездә, туган илләре белән элемтә югалып, өйләреннән акча күчерү мөмкинлеге булмау аркасында килеп чыккан. Күбесе үзизоляция режимына бәйле рәвештә өстәмә эш урыннарын югалткан.
– Нигездә, алар уку белән параллель рәвештә ресторан, кафеларда, такси хезмәтләрендә эшлиләр дә иде. Хәзер бик авыр хәлдә калдылар. Уку йортының үз көче белән генә аларга ярдәм итү мөмкинлеге юк, – ди университетның Чаллы институты директоры Мәхмүт Ганиев.
Казахстаннан биредә белем алучы 2нче курс студенты Элдар Хәбибуллин да, кафеләр үз эшчәнлеген туктату сәбәпле, эшеннән туктарга мәҗбүр булган.
– Башта коронавируска, үзизоляциягә җитди карамадык, озакка сузылмас дип уйладык. Эшсез калырбыз, акчалата запас туплап куярга кирәк, дигән нәрсәләр башка да килмәде. Хәзер илебездән, әти-әниләрдән, аларның ярдәменнән аерылган хәлдә калдык. Хәер, чит кешеләрнең бәласенә битараф булмаучы киң күңелле кешеләр бар. Тулай торакта торучы студентлар да бердәм, бер-беребезгә ярдәм итеп яши бирәбез, – ди ул. 
Килеп туган ситуациядән чыгар өчен университет ректоры Илшат Гафуров Тукай районы башлыгы Фаил Камаевтан ярдәм сорап үтенеч белән чыккан. Район җитәкчесеннән уңай җавап алган. 
Чит илдән килеп укучы студентларга ярдәм йөзеннән 900 азык-төлек җыелмасы әзерләнде. Җыелма-пакетларга карабодай, дөге, токмач, май, шикәр һәм чәй салынган. Шулай ук, 2,5 тонна бәрәңге, 1әр тонна чөгендер һәм кишер, 10 капчык он китерелде.
Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итү буенча урынбасары Айрат Хәбибуллин сүзләренчә, мохтаҗларга ярдәм итү идеясен барча тукайлылар хуплап алды. Азык-төлек җыюда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, район оешмалары, авыл җирлекләре, шулай ук гади халык ярдәм күрсәтте. «Мондый авыр чорда беренче чиратта кешелеклелек, мәрхәмәтлелек кебек төшенчәләрне онытмаска кирәк», – ди ул. 

 

Студентлар тукайлыларга рәхмәтле

Чаллы Дәүләт педагогия университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова Фаил Камаевка рәхмәтен белдерде. Тукай районы башлыгы аның үтенчен искә алып, университетта укучы чит ил студентларын яшелчә, азык– төлек белән тәэмин итүне оештырды. Алар, аерым алганда Төркмәнстаннан килгән егетләр-кызлар, ике ил арасында икътисадый элемтәләр өзелү аркасында, матди яктан авыр хәлдә калды. Вуз җитәкчелеге чит ил студентларының үзләренә ярдәм кулы сузган хуҗалыкларга урып-жыю вакытында булышу мөмкинлеген дә искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев