"Яралар яңарган көн"
Әфган җиреннән Совет гаскәрләре чыгарылуга 29 ел тулу уңаеннан, Мусабай-Завод авылы китапханәсендә, мәдәният йорты, Ташкичү авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә, "Яралар яңарган көн" дип исемләнгән очрашу-кичә узды. Бездә кунакта Әфганстан җирләрендә интернациональ бурычларын үтәп кайткан авылдашларыбыз, хәрби хәрәкәт ветераннары Илдус Сафин белән Мәүҗетдин Сираев булдылар. Алар үзләренең хәрби хезмәттә үткән...
Әфган җиреннән Совет гаскәрләре чыгарылуга 29 ел тулу уңаеннан, Мусабай-Завод авылы китапханәсендә, мәдәният йорты, Ташкичү авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә, "Яралар яңарган көн" дип исемләнгән очрашу-кичә узды. Бездә кунакта Әфганстан җирләрендә интернациональ бурычларын үтәп кайткан авылдашларыбыз, хәрби хәрәкәт ветераннары Илдус Сафин белән Мәүҗетдин Сираев булдылар. Алар үзләренең хәрби хезмәттә үткән көннәрен хәтерләрендә яңартып, иптәшләрен, һәлак булган дусларын, якташларын искә алдылар. Ташкичү авылы егете Мәүҗетдин Сираев, үзенең чыгышында, хәрби хезмәттә физик әзерлекле булуның, спорт белән шөгыльләнүнең бик әһәмиятле булуын искәртеп үтте. Очрашуга килгән яшьләрне спорт белән дус булырга өндәде. Ветеран-әфганчыларның эчтәлекле чыгышлары кичәдә катнашучыларны битараф калдырмады, үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җавап алдылар. Камилә Вилданова ветераннарның күкрәген бизәп торган медальләре белән кызыксынды. Әйе, бу күп санлы медальләр, күкрәк билгеләре намус белән интернациональ бурычларын үтәп кайткан өчен бирелгән авылдашларыбызга.
Әлеге очрашуда катнаша алмаган, Мусабай-Завод авыл җирлегеннән хәрби хезмәткә алынып, Әфганстанда хезмәтләрен үтәп кайткан хәрби хәрәкәт ветераннары менә алар: Вәлиев Хәниф, Рәхимов Айрат, Хөсәенов Альберт, Мәгъданов Фәнисләр. Фәрхетдинов Марат, кызганычка каршы, бүгенге көндә инде арабызда юк.
Утлы Әфган юлларын үтеп, югалтуларны үз күзләре белән күргән, авыр яралар алсалар да, туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булган, җирлегебездә яшәүче барлык хәрби хәрәкәт ветераннарына сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
Мусабай-Завод авылының китапханә мөдире Гөлшат Салихова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев