Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгыннан саклау тармагы хезмәткәрләре бүләкләнде

Россия янгыннан саклау хезмәте көне уңаеннан күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге хезмәткәрләре Яр Чаллыда үткән тантаналы бәйрәмдә катнашты. Чарага тармакның бүгенге хезмәткәрләре, лаеклы ялдагы ветераннары чакырылган иде. Котлаулар концерт программасы белән үрелеп барды. Күзәтчелек эшчәнлегенең район хезмәткәрләре эше дә югары бәяләнде - бүлек башлыгы Александр Сухорук район башлыгы Васил Хаҗиевның Мактау...

Россия янгыннан саклау хезмәте көне уңаеннан күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге хезмәткәрләре Яр Чаллыда үткән тантаналы бәйрәмдә катнашты. Чарага тармакның бүгенге хезмәткәрләре, лаеклы ялдагы ветераннары чакырылган иде. Котлаулар концерт программасы белән үрелеп барды.
Күзәтчелек эшчәнлегенең район хезмәткәрләре эше дә югары бәяләнде - бүлек башлыгы Александр Сухорук район башлыгы Васил Хаҗиевның Мактау грамотасы, баш инспектор Илнар Мифтахов Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бәйрәмгә шулай ук янгыннан саклау хезмәте ветераны, тармакның Чернобыль фаҗигасендә катнашкан хезмәткәре Владимир Асеев та чакырылган иде. Аңа гадәттән тыш хәлләрне бетерүдәге намуслы хезмәте өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы медале тапшырылды. Чарада шулай ук 15нче янгын сүндерү отряды хезмәткәрләре дә катнашты, алар да дәрәҗәле бүләкләргә ия булды. Әлеге отряд Тукай районы территориясендә төп янгын сүндерүчеләрнең берсе. Искә төшерәбез, бүген Яр Чаллыда урнашкан янгын сүндерү отрядлары белән берлектә районда дүрт янгын сүндерү посты эшли. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлегендә исә нибары өч хезмәткәр тикшерү эшләре алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев