Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын сүндерүчеләр тормыш сагында

30 апрель - батырлык, кыюлык һәм түземлелек кебек асыл сыйфатлары белән аерылып торган кешеләрнең - янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәме буларак бәйрәм ителә. Теләнче Тамак авылында урнашкан янгын-коткару посты - чын профессионаллардан торган кечкенә генә коллектив. Биредә тәвәккәл, фидакарь кешеләр эшли, бүген алар халыкның иминлеге сагында торалар. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, без,...

- Хәзерге көндә пост штатында 11 кеше хезмәт куя, - дип сүзен башлады пост башлыгы Гөлүс Әгълиуллин. - Алар арасында шоферлар Нургаян Нигамәтҗанов, Венер Шаһиев, Марсель Галиуллин, Тәлгать Фасыйхов, Марат Шакирҗанов, янгын сүндерүчеләр Айнур Кәлимуллин, Нил Закиров, Марс Лотфуллин, Андрей Колузаев бар. Барысы да квалификацияле коткаручылар, алар янгын сүндерү генә түгел, гадәттән тыш хәлләрне бетерү эше буенча да махсус өйрәнүләр узган кешеләр, шул исәптән юл-транспорт һәлакәтләрендә коткару эшләрен дә башкаралар. Безнең пост коллективы Теләнче Тамак, Яңа Бүләк, Иске Дөреш авыл җирлекләре һәм аларга караган авылларда килеп чыккан янгыннарны сүндерүдә катнаша. Шулай ук ЮХИДИ һәм ашыгыч ярдәм машинасы белән берлектә юл-транспорт һәлакәтләренә дә барабыз. Гомумән, нинди генә хәвеф-хәтәр килеп чыкмасын, безне чакыралар. Янгын часте хезмәткәрләренең төп бурычы - һәрдаим тулы сугышчан әзерлектә булу. Нәкъ менә шуңа күрә дә бездә профилактик эшкә зур игътибар бирелә, - дип сөйләде пост башлыгы.

Бүгенге көндә янгын сүндерү постында яшьләр белән берлектә күп кенә хезмәт ветераннары эшли, алар бай тәҗрибәләрен яшь хезмәткәрләр белән теләп уртаклаша. Араларында намуслы хезмәте, вазифаларын бик яхшы башкарганы һәм гражданнар оборонасы өлкәсендә казанышлары өчен «Маршал Василий Чуйков» исемендәге истәлекле медаль белән бүләкләнгәне дә бар. Ул - Нургаян Нигамәтҗанов. Нургаян абый янгын дигән «аждаһа» белән 32 елдан артык көрәшә. Эш дәверендә күп кенә фаҗигалар, кеше үлемнәре белән очрашырга туры килгән аңа.

- Янгын сүндерү постына эшкә килеп, бер кавым эшләгәч, «булдыра алмыйм» дип эштән китүче егетләр күп булды. Бу эштә иң чыдамнар гына кала. Физик яктан гына ныклы булу җитми, психологик яктан да чыдам булырга кирәк, - диде тәҗрибәле янгын сүндерүче.

Сүз ара сүз чыгып, әле узган ел гына булган бер вакыйганы искә төшерде биредә бер елга якын эшләүче Венер Шаһиев.

- Яр-Чаллы - Сарман трассасында юл-транспорт һәлакәтенә бардык. Биредә өч мәет ята. Мондый нәрсә күргәч, шок халәтенә киләсең. Югалып калырга ярамый, эшеңне эшләргә кирәк. Мондый вакыйгалардан соң үз-үзеңне кулда тотарга, чыдам булырга өйрәнәсең, - диде ул.

«Янгын сүндерү постына яшьләр киләме?», - дип сорашам. Өлкән буын утлы фронт сугышчыларының эшен дәвам итеп, илебезнең янгын куркынычсызлыгы сагында уяу торучылар да юк түгел икән. Әйтик, Андрей Колузаев. Әле 30ы тулмаган, ә коллективта хөрмәт яуларга өлгергән. Гыйнвар аенда гына тагын бер яшь егет - Марат Шакирҗанов килгән.

Янгын сүндерүче һөнәре җиңелләрдән түгел дисәм, берәү дә каршы килмәс дип уйлыйм. Бу бит экстремаль шартларда эшләү һәм шул ук вакытта башка кешеләрнең сәламәтлеге, гомере өчен гаять зур җаваплылык тою да. Алар үз тормышларын куркыныч астына куеп, ә кайбер чакларда корбан да итеп, көн дә янгын дигән «аждаһа» авызыннан күпме кешеләрне һәм материаль байлыкларны коткарып калалар. Баш исән булса, әйбер табыла. Ә менә кеше гомерен кире кайтарып булмый.

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан барлык пост хезмәткәрләрен, ветераннарын ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек, җиңел булмаган, әмма мактаулы эшләрендә уңышлар, имин булуларын телибез. Янгын тревогасы сигналлары сирәк яңгырасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев