Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якын дусны күргән кебек булам

Гомерем буе район гәзите белән бергә «атлыйм».

Терлекчелектә эшләгәндә дә бик яратып укыдым. Аннары «Якты юл»ны халыкка таратуда турыдан-туры катнашым булды – хат ташучы булып эшләдем. Мин яшь вакытта әле укый-яза белмәүче берничә өлкән кеше бар иде. Менә аларга район газетасын үзем укып бирә торган булдым. Кабат-кабат уку ялыктырмады. Үзем дә яраткан газетама мәкаләләр язып торам. Якты нур булып өйләребезгә килеп торучы, яңалыклар белән таныштыручы, шатлыкларыбызны бүлешеп, кайгыларыбызны уртаклашучы, күңел җылысы бирүче язмалар белән рухи дөньябызны баетучы газета бит син. Өлкән яшьтә булсам да, тәрбия темасына кагылышлы темаларны бик яратып укыйм. Соңгы саннарның берсендә «Их, сагынам шул чакларны!» дигән язманы уку кулыма каләм алырга сәбәп булды. Чынлап та, бала үстергән чакларны сагынасың икән ул. Рәхәт итеп укыдым да, рәхәтләнеп елап та алдым. Их! Үтә шул ул балачаклар, яшь вакытлар бик тиз – агымсу кебек. Олыгайган көндә кеше үткәннәрне дә уйлый. Мин дә «Якты юл» белән бергә атлаган гомер сукмакларымны барлыйм. Газета аша райондашларымның тормыш-яшәешен белеп торам. 2020 елның икенче яртыеллыгына килгән беренче саннарны укыгач күңелемдә шигъри юллар туды:

Реклама

Якын дусны күргән кебек булам,
«Якты юл»ым килсә.
Күңелләр яшәреп китә,
Алып укыдың исә.
Изге дога кылучының
Теләге кабул булсын!
Сау-сәламәт булып кына,
Тыныч яшәргә язсын.
Күңелләрдә якты хисләр
Сүнмәсен, сүрелмәсен.
Һәр йортта тынычлык булсын,
Бәла-каза килмәсен.

Фатыйма Абдуллина, Колыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев