Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Якты юл»га язылучыга – кыйммәтле бүләкләр

«Татмедиа» АҖ 15 майдан газета-журналларга язылучылар арасында «Абунәчегә - телевизор» дигән акция игълан иткән иде. Анда катнашу өчен 2017 елның икенче яртысына «Татмедиа»ның өчтән дә ким булмаган басмасына язылырга кирәк. Язылуны почта, редакция яки Интернет аша (шул исәптән дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталыннан) башкарырга була. Газета яки журналны 6 айдан да...

«Татмедиа» АҖ 15 майдан газета-журналларга язылучылар арасында «Абунәчегә - телевизор» дигән акция игълан иткән иде. Анда катнашу өчен 2017 елның икенче яртысына «Татмедиа»ның өчтән дә ким булмаган басмасына язылырга кирәк. Язылуны почта, редакция яки Интернет аша (шул исәптән дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталыннан) башкарырга була. Газета яки журналны 6 айдан да ким булмаган вакытка рәсмиләштерергә кирәк. Язылу абонементын яисә Интернеттан чыгарылган документның күчермәләрен 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт адресына җибәрү сорала. Язылу документларында абунәченең исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, басмаларның атамасы, язылу чоры һәм суммасы күрсәтелергә тиеш. Конвертка «Акция» тамгасы куярга онытмагыз. Хатлар 15 майдан 20 июльгә кадәр кабул ителә. Аннан соң килгән хатлар отышта катнашмый. Төп бүләк - «LED-Телевизор 32» телевизоры. Бәясе - 29 мең сум. Аннан кала, «Nikon» фотоаппаратлары (3 данә), сарык йоныннан эшләнгән юрган (15 данә), бүләк наборлар (45 данә). Призлар 18 августта Казанда «Татмедиа»ның үзендә уйнатыла, бүләкләр 2017 елның 20 сентябреннән дә соңга калмыйча тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев