«Якты юл» тугры дусларын эзли
Күр инде, Яңа ел да килеп җиткән бит. Аны каршылап матур, мул итеп табыннар әзерлибез. Шөкер, авыл кешесенең маллары, кош-корты суелган - чолан тулы ит. Туктагыз әле, алары бер көнлек мәҗлес өчен генә кирәк, ә менә Яңа ел озак хәтердә саклансын өчен бер-береңә истәлекле бүләк бирү гадәте да бар бит...
Күр инде, Яңа ел да килеп җиткән бит. Аны каршылап матур, мул итеп табыннар әзерлибез. Шөкер, авыл кешесенең маллары, кош-корты суелган - чолан тулы ит. Туктагыз әле, алары бер көнлек мәҗлес өчен генә кирәк, ә менә Яңа ел озак хәтердә саклансын өчен бер-береңә истәлекле бүләк бирү гадәте да бар бит әле. Дусларга, туганнарга нинди бүләк әзерләргә?
Без, яктыюлчылар, сезгә ярдәмгә килергә булдык: гаиләгезне, туганнарыгызны «Якты юл» газетасына яздырып, менә дигән бүләк ясый аласыз. Ул ярты ел буе өйләрегезгә килеп торачак, сезне сөендерәчәк. Аның битләрендә район тормышы, аның кешеләре турында язмалар, төрле язмышлар, яшь киленнәр өчен рецептлар, ял сәгатьләрендә уку өчен хикәяләр бастырып чыгарабыз. Якыннарыгызны матур итеп туган көннәре белән котлау мөмкинлеге дә бар, намаз вакытларын биреп барабыз. Яңа елга якыннарыгызга «Якты юл» газетасына подписка бүләк итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев