«Ярыш» хуҗалыгында бозауларны салкын ысул белән үстерү өчен төзелгән яңа бина сафка басты
Үткән җомга көнне «Ярыш» хуҗалыгында терлекләрне кышлатуга багышланган семинар узды. Аның эшендә район башлыгы Васил Хаҗиев, хакимият вәкилләре, хуҗалык, крестьян-фермер хужалыклары җитәкчеләре, район хуҗалыкларының баш зоотехниклары, ветеринарлары катнашты. Билгеле булганча, бүгенге көндә район хуҗалыкларында терлекләрне уңышлы кышлату, аларның продуктлылыгын арттыру көнүзәк мәсьәлә булып кала. Семинарда әлеге мәсьәлә буенча җитди сөйләшү...