Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татфондбанк: халык иминиятләштерелмәгән акчаларның да югалмавын тели

Берничә көнлек тынлыктан соң «Татфондбанк»ның офислары клиентларга ишекләрен ачты. Алар дүшәмбедән башлап, иртәнге сәгать 10нан кичке 3кә кадәр хезмәт күрсәтә башлады. «Бүлекчәләрдә кредитларны түләргә, Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы аша акчаларны ничек алу һәм башка шундый сораулар бирергә мөмкин булачак», - дигән хәбәр чыкты 16 декабрь көнне «Татфондбанк»ның рәсми сайтында.

Чыннан да, дүшәмбе көнне банкның шәһәрдәге бүлекчәләре эшли башлады. Ләкин ул көнне бары физик затлар гына банк хезмәткәрләреннән өметләндергеч җаваплар ала алдылар. «Тафондбанкта» вакытлы администрация урнаштырылып, аннан соң 14 көн узгач физик затларның кертемнәре буенча иминият акчаларын түли башларга вәгъдә ителүе турында без хәбәр иткән идек инде. 21 декабрьдән соң банк-агентлар билгеләнәчәк, физик затлар иминият акчаларын алу буенча шул банклар белән эшләргә тиеш булачак. Белгечләр клиентларга шундый җаваплар бирделәр. Шулай ук банкның рәсми сайтында да еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган. Сайтта күрсәтелгәнчә, иминиятләштерелгән акчаларга пластик карталардагы счетлар, шул исәптән хезмәт хаклары да, пенсияләр, стипендияләр, шәхси эшмәкәрләрнең счетларындагы акчалар керә.

Узган шимбәдә www.change.org.ru сайтында юридик затларның РФ Президенты Владимир Путинга һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка җибәрәсе петицияләре барлыкка килде. Бүгенге көндә петицияне 3 меңгә якын кеше хуплаган. «Татфондбанк»ның кертемчеләренә һәм юридик затларына ярдәм итегез!» дип аталган әлеге петициядә түбәндәге юллар бар: «Бу - Татарстан Хөкүмәтенә һәм Россия Президентына тулысынча ышанган кече эшмәкәрлекнең сездән ярдәм соравы. Ил буенча йөзләгән мең фирманың соңгы акчалары счетларда эленеп калды. Болар - төрле фондларга күчерелгән акчалар, салым түләүләре, төзелеш материаллары һәм башка кирәк-яраклар сатып алу өчен дип күчерелгән акчалар. Фондларда хәзер пенялар китте. Бу оешмаларның эшчеләре хәзер урамда калырга мөмкин. Ипотекалар, кредитлар бар - аларны да вакытында түләргә кирәк».

Әлегә түләүләр һәм юридик затларның корреспондент счетларында «эленгән» акчаларны йөртү өч айга туктатылды дип җавап бирәләр банк хезмәткәрләре.

«Татфондбанк»тагы хәл белән бәйле рәвештә бүген Татарстанның башка банкларында да киеренкелек туды. Интернетта һәм телефон аша алар турында төрле тискәре мәгълүмат таралды. Моңа җавап итеп Татарстан Хөкүмәте рәсми мөрәҗәгать белән чыкты. «Әлеге хәбәрләр дөреслеккә туры килми, алар җәмгыятьтә коткы таратуга һәм киеренкелек тудыруга юнәлдерелгән. Рәсми рәвештә шуны белдерәбез: республиканың банк тармагында вәзгыять даими контрольдә. Сезнең коткыга бирелмәвегезне һәм ялган мәгълүмат таратуда катнашмавыгызны сорыйбыз. Бу мәгълүмати һөҗүмне оештыручыларның гамәлләренә карата компетентлы органнар тарафыннан хокукый бәя биреләчәк». Ләкин халык, ни генә булмасын, банклардан кертемнәрен күпләп алырга тотынды. Хезмәт хакларын да күчкән көнне үк карточкадан алып куярга тырышалар.

Мәгълүмат эшкәртүдә Татфондбанк белән бергә эшләгән, шул сәбәпле соңгы вакытта клиентлар аеруча күп агылган «ИнтехБанк» клиентларга акча бирү күләмен узган атнада ук чикләгән иде инде, дүшәмбедән исә хезмәт күрсәтүне бөтенләй туктатырга мәҗбүр булды. Банкның рәсми сайтындагы хәбәрдә бу техник сәбәпләр аркасында дип аңлатыла.

«Татфондбанк»ның Яр Чаллыдагы 2/18 йортында урнашкан үзәк офисында клиентларга кабат хезмәт күрсәтә башлаган дүшәмбе көнне халык күп булды. Ә башка бүлекчәләрдә кассалар кредитларны гадәти режимда кабул итте, консультант сорауларга чиратлап җавап бирде.

Банкның лицензиясенең әлегә алынмавы бераз өмет уята-уятуын. Халык кичектерелгән өч айның үз файдасына эшләвен тели, хөкүмәт ярдәменнән ташламас дип ышана. Ни дисәң дә, һәркемнең тир түгеп тапкан акчасы бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев