Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район эшмәкәрләре министрдан Яр Чаллыда агросәнәгать паркы ачуны сорадылар

Авылдагы эшчәнлекнең кече формаларын үстерү һәм бу юнәлештә халыкның активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча уздырылган республикакүләм зона семинарында район эшмәкәре Айрат Арсланов ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовтан җирле җитештерүчеләр өчен Яр Чаллыда агросәнәгать паркы төзүдә ярдәм сорады.

«Әлбәттә, соңгы вакытта кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт тарафыннан махсус игътибар бирелә башлады. Без моңа бик шат. Сүз дә юк, 15 ел элеккеге чор белән чагыштырганда, хәзер эшчәнлек алып бару күпкә җиңелрәк. Һәм, әйтергә кирәк, дәүләт ярдәме монда бик зур роль уйный. Бүген җитештерүнең урта һәм кече субъектларын бик нык борчыган мәсьәлә - продукцияне турыдан-туры сату өчен даими урын булмау. Дөрес, ярминкәләргә чыгабыз. Алар бик кирәк. Казандагы кебек үк, Яр Чаллыда да агросәнәгать паркы төзелсә яхшы булыр иде. Бу фермерларның, шәхси ярдәмчел хуҗалыкларның бик күп проблемаларын хәл итәчәк. Шулай ук тагын бер тәкъдим бар - шәһәр базарларында җирле җитештерүчеләр өчен ташламалы аренда шартларында махсус сәүдә урыннары билгеләп булмас микән», - диде Айрат Мөҗәһит улы.

Марат Әхмәтов мондый агросәнәгать паркының чыннан да кирәклеген ассызыклады. Татарстан Президенты карары нигезендә, фермер агропарклары тиздән республиканың эре район үзәкләрендә төзелә башлаячак, диде ул. Министрның сүзләренчә, аның беренчесен Зәй шәһәрендә төзү планлаштырыла. «Ләкин сезне, Яр Чаллыны, андый гына парк белән чикләп булмый. Шуңа күрә бу сорауны муниципаль берәмлекләр съездында сезнең районнан баручы вәкил күтәрсә яхшы булыр», - диде ул.

Семинар-киңәшмә тукайлылар белән бергә тагын 12 районнан килгән вәкилләрне берләштерде. Анда районнарның җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде. Семинарның пленар өлешен башлаганчы Марат Әхмәтов «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы кече ярминкә белән танышты, мәдәният йортының фойесында оештырылган күргәзмәне карады.

Пленар өлештә иң беренче итеп сүз район башлыгы Васил Хаҗиевка бирелде. Ул килгән кунакларны бүген районда урта һәм кече эшмәкәрлекнең торышы белән таныштырды. Бүген бездә кече эшмәкәрлекнең 2620 субъекты исәпләнә. Аларда 8 меңнән артык кеше эшли. Бу барлык эшләүче халыкның 53 проценты дигән сүз. Бүгенге көнгә 70 крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Быел алар тарафыннан 365 млн сумлык товар җитештерелгән. 34 гаилә фермасы бар, аларның 12се югары технологияле. Соңгы 5 елда районда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләмен 1,7 тапкыр арттыруга ирешә алдык, дип аңлатма биреп үтте ул.

Марат Әхмәтов җитештерү күләмен берничек тә киметергә ярамый, бу аеруча шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга кагыла, дип билгеләп үтте. Министрның әйтүенчә, әле республикада ит, сөт җитештерү буенча 2,5-3,5 процентка кимү күзәтелә. «Ә безгә ел саен ким дигәндә бу күрсәткечне 5 процентка арттыра барырга кирәк. Бу эш һәрдаим тикшерелеп торачак, квартал саен нәтиҗә ясап барачакбыз», - дип кисәтте ул.

«Яхшы күрсәткечкә ирешү өчен үз эшен белүче кадрлар кирәк. Бу яктан авыл хуҗалыгы бик аксый. Иң аянычы - яшьләр бу тармактан китә. Бу, беренче чиратта, хезмәт хаклары белән бәйле. 10-15 мең сумга ай буе эшләгәнче ул акчаны атнага ике көн каравылда торып ала. Бу - бүгенге көннең иң мөһим проблемасы», - диде ул.

Шәхси хуҗалыкларда сыер малының саны кимүгә аерым тукталды. «Ел буена без якынча 1 мең баш сыер югалттык. Әле дәүләт ярдәме биреп торабыз, шуның өстенә маллар кими бара. Кайбер җирлекләрдә мөгезле эре терлекнең дүрттән бере генә калган», - диде ул. Министрның чыгышыннан күренгәнчә, безнең районда да бу яктан хәлләр мактанырлык түгел. Ә мал башы иң күп булган авыллардан Теләнче Тамак беренче урында.

Шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, пай җирләрен арендага бирү мәсьәләләренә дә кагылып үтте Марат Әхмәтов. Сөт җыю бәясенә килгәндә, залдагы 13 район арасында без алдагылар рәтендә - слайдка караганда, уртача күрсәткеч 20,5 сум тәшкил итә. Бу санны 20 сумнан да төшерергә һич ярамый, дип кисәтте министр.

Пай җирен арендалаган өчен республикада бер гектарга елга 700 сум исәбеннән түләү кабул ителгән. Бу авыл җирлекләре башлыкларының контролендә булырга тиеш, авыл кешесе сезгә ышана һәм сез аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен якларга тиешсез, диде ул.

Киңәшмә ахырында авыл халкының активлыгын күтәрү конкурсында җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде. Безнең районнан дипломнарга «Иң яхшы авыл җирлеге» номинациясендә Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев, «Иң яхшы гаилә фермасы» номинациясендә «Татарстан» совхозы поселогыннан Айдар Әхмәтгалиев, «Иң яхшы шәхси ярдәмчел хуҗалык» номинациясендә Югары Суыксудан Рафис Галләмов ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев