21 декабрь 2016 яңалыклары
-
«Ярыш» хуҗалыгында бозауларны салкын ысул белән үстерү өчен төзелгән яңа бина сафка басты
Үткән җомга көнне «Ярыш» хуҗалыгында терлекләрне кышлатуга багышланган семинар узды. Аның эшендә район башлыгы Васил Хаҗиев, хакимият вәкилләре, хуҗалык, крестьян-фермер хужалыклары җитәкчеләре, район хуҗалыкларының баш зоотехниклары, ветеринарлары катнашты. Билгеле булганча, бүгенге көндә район хуҗалыкларында терлекләрне уңышлы кышлату, аларның продуктлылыгын арттыру көнүзәк мәсьәлә булып кала. Семинарда әлеге мәсьәлә буенча җитди сөйләшү...
-
«БЕРДӘМ РОССИЯ»нең җирле бүлекчәсе секретаре итеп янәдән Васил Хаҗиев сайланды
Узган җомгада «БЕРДӘМ РОССИЯ» бөтенроссия сәяси партиясенең Тукай районы җирле бүлекчәсенең XXV отчет-сайлау конференциясе үтте. Анда авыл җирлекләрендәге беренчел бүлекчәләрдән 72 делегатның 68е катнашты. Көн тәртибендәге иң төп сорауларның берсе - җирле бүлекчәнең секретарен сайлау иде. Бу вазифага район башлыгы Васил Хаҗиев һәм «Тукай җылылык һәм газ оешмасы» директоры Мөсәнниф...
-
Район эшмәкәрләре министрдан Яр Чаллыда агросәнәгать паркы ачуны сорадылар
Авылдагы эшчәнлекнең кече формаларын үстерү һәм бу юнәлештә халыкның активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча уздырылган республикакүләм зона семинарында район эшмәкәре Айрат Арсланов ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовтан җирле җитештерүчеләр өчен Яр Чаллыда агросәнәгать паркы төзүдә ярдәм сорады.
-
Татфондбанк: халык иминиятләштерелмәгән акчаларның да югалмавын тели
Берничә көнлек тынлыктан соң «Татфондбанк»ның офислары клиентларга ишекләрен ачты. Алар дүшәмбедән башлап, иртәнге сәгать 10нан кичке 3кә кадәр хезмәт күрсәтә башлады. «Бүлекчәләрдә кредитларны түләргә, Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы аша акчаларны ничек алу һәм башка шундый сораулар бирергә мөмкин булачак», - дигән хәбәр чыкты 16 декабрь көнне «Татфондбанк»ның рәсми сайтында.
-
«Якты юл» тугры дусларын эзли
Күр инде, Яңа ел да килеп җиткән бит. Аны каршылап матур, мул итеп табыннар әзерлибез. Шөкер, авыл кешесенең маллары, кош-корты суелган - чолан тулы ит. Туктагыз әле, алары бер көнлек мәҗлес өчен генә кирәк, ә менә Яңа ел озак хәтердә саклансын өчен бер-береңә истәлекле бүләк бирү гадәте да бар бит...