«БЕРДӘМ РОССИЯ»нең җирле бүлекчәсе секретаре итеп янәдән Васил Хаҗиев сайланды
Узган җомгада «БЕРДӘМ РОССИЯ» бөтенроссия сәяси партиясенең Тукай районы җирле бүлекчәсенең XXV отчет-сайлау конференциясе үтте. Анда авыл җирлекләрендәге беренчел бүлекчәләрдән 72 делегатның 68е катнашты. Көн тәртибендәге иң төп сорауларның берсе - җирле бүлекчәнең секретарен сайлау иде. Бу вазифага район башлыгы Васил Хаҗиев һәм «Тукай җылылык һәм газ оешмасы» директоры Мөсәнниф...
Узган җомгада «БЕРДӘМ РОССИЯ» бөтенроссия сәяси партиясенең Тукай районы җирле бүлекчәсенең XXV отчет-сайлау конференциясе үтте. Анда авыл җирлекләрендәге беренчел бүлекчәләрдән 72 делегатның 68е катнашты. Көн тәртибендәге иң төп сорауларның берсе - җирле бүлекчәнең секретарен сайлау иде. Бу вазифага район башлыгы Васил Хаҗиев һәм «Тукай җылылык һәм газ оешмасы» директоры Мөсәнниф Ханов кандидатуралары тәкъдим ителде. Күпчелек тавыш белән җирле бүлекчәнең секретаре итеп Васил Хаҗиев сайланды. Бүлекчәнең сәяси советына сигез кандидатура тәкъдим ителде, делегатлар аларның барысы өчен дә уңай тавыш бирде. Шулай ук Партиянең Татарстан региональ бүлегенең XXVI конференциясенә район бүлекчәсеннән делегатлар сайланды. Әлеге чарага Васил Хаҗиев һәм Бәтке беренчел бүлекчәсе секретаре, Бәтке авыл җирлеге башлыгы Максим Ионычев барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев