«Ярыш» хуҗалыгында бозауларны салкын ысул белән үстерү өчен төзелгән яңа бина сафка басты
Үткән җомга көнне «Ярыш» хуҗалыгында терлекләрне кышлатуга багышланган семинар узды. Аның эшендә район башлыгы Васил Хаҗиев, хакимият вәкилләре, хуҗалык, крестьян-фермер хужалыклары җитәкчеләре, район хуҗалыкларының баш зоотехниклары, ветеринарлары катнашты. Билгеле булганча, бүгенге көндә район хуҗалыкларында терлекләрне уңышлы кышлату, аларның продуктлылыгын арттыру көнүзәк мәсьәлә булып кала. Семинарда әлеге мәсьәлә буенча җитди сөйләшү...
Бинага керүгә үк, биредә чисталык һәм тәртип күзгә ташлана. Терлек абзарларына хас булган терлек, тирес исе дә килми, салкын, саф һава. Расим Шәйхаттаров сөйләвенчә, яңа бинаның озынлыгы - 100, киңлеге - 18, бозауларны ашату урыны - 6, ята торган урыннары 12 метр. Төзелеш хуҗалыкка 2,5 миллион сумга төшкән. 304 баш бозауга исәпләнгән абзарга агымдагы елның август аенда күчкәннәр.
Утарда 3 төркем бозаулар өчен бүлемнәр ясалган. Беренче төркемдә - 4-6 айлык бозаулар, икенчесендә - 6-12 айлыклар, өченчесендә - 18 айга кадәрге бозаулар асрала. Бозауларны ашату рационына килгәндә, ул кышкы чорга каралган ашату буенча башкарыла. Шулай ук махсус улакларда даими җылытылып торылган су бар.
Терлекләрне салкын һава шартларында асрау, беренчедән, аларны чыныктырса, икенчедән, мал караучыларның санын киметә, электр энергиясен дә янда калдырырга ярдәм итә. Әмма бу хайваннар тәүлек буе урамда басып тора дигән сүз түгел. Бозаулар торакларыннан иркен рәвештә урамга да чыгып йөри, теләгәндә, бинага да керә ала. Бозаулар чылбыр белән бәйләнми, тораклар исә артык җылытылмый. Төп таләп: җил булмасын һәм түбәдән су таммасын. Бу таләпләр тулысынча үтәлгән. Биналарны төзегәндә кыйммәтле материаллар да кулланылмаган. Малларның ирекле рәвештә йөрүләренең тагын бер уңай ягы шунда: тирес түгәсе юк. Даими ремонт һәм электр энергиясе таләп итә торган тирес түгү җайланмалары да кирәк түгел.
- Бозауларны урамга йөрергә чыгарып кертү, хайванга мөмкин кадәр күбрәк җайлы шартлар тудыру максаты белән эшләнгән. Бозауларны салкын ысул белән үстерү малларның чисталыгын тәэмин итә, сәламәтлеген ныгыта. Бозауларның уртача көнлек артымы 880 грамм, - дип сөйләде «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Расим Шәйхаттаров семинарда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев