Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Якташлар очрашулары авылларда уза

Авыллары су астында калган чебенлеләр сагыну-сагыш белән яши 22 июльдә Боерганда узачак «Халык хәтерен китап саклар...» дип аталган бай эчтәлекле әдәби-музыкаль кичәнең беренче өлеше авыл китапханәсенә 70 ел тулуга багышлана, икенче өлеш - Чебенле авылы урынына куелган һәйкәл янында хәтер-искә алу чарасы буларак үтәчәк. Оештыручылар - Тукай районы якташлар җәмгыяте,...

Авыллары су астында калган чебенлеләр сагыну-сагыш белән яши

22 июльдә Боерганда узачак «Халык хәтерен китап саклар...» дип аталган бай эчтәлекле әдәби-музыкаль кичәнең беренче өлеше авыл китапханәсенә 70 ел тулуга багышлана, икенче өлеш - Чебенле авылы урынына куелган һәйкәл янында хәтер-искә алу чарасы буларак үтәчәк. Оештыручылар - Тукай районы якташлар җәмгыяте, район мәдәният бүлеге, Боерган авылы мәдәният йорты директоры Рәхилә Фәттахова, китапханә мөдире Флүзә Сәлимова чебенлеләрне, күрше авылларны шушы чарада катнашырга чакыра. Очрашуда Азат Хаҗиевның «Чебенле авылы татар язмышында» китабын тәкъдим итү, «Яран гөл» фольклор коллективы чыгышы, «Мунчала чыгару» йоласын күрсәтү, балык шулпасы пешерү, җыр-биюләр каралган. Башлана 10.00 сәгатьтә.

Программа

«Боерган авылы китапханәсенә - 70 ел»

10:00 Китапханә тарихы битләреннән. Ф.М. Сәлимова чыгышы.

10:15 Район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры урынбасары Л.И. Йосыпова чыгышы.

10:30 «Иң күп китап укучы» бәйгесе җиңүчеләре Гөлфия Әһлиева, Алия Габдрахимова, Ренальд Габдуллиннар чыгышы.

11:00 Азат Хаҗиевның «Чебенле (Тойгузино) авылы татар язмышында» китабына буктрейлер күрсәтү.

Чебенле авылы урынына куелган һәйкәл янында «Хәтер көне»

12:00 Хәтер көнен ачу. Авыл имамы Фаил ага Шамилов чыгышы.

12:10 Рәшит Гәрәй премиясе лауреаты Зөләйха Закирова «Чаң» шигырен сөйли.

12:20 Р. Насыйбуллина сүзләренә, Р. Гобәйдуллин иҗат иткән «Авылым сагышы» җырын Инзилә Әхмәтгәрәева башкара.

12.30 «Чебенле (Тойгузино) авылы татар язмышында» китабы авторы Азат Хаҗиевның чыгышы.

12:45 ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР журналистлар берлеге әгъзасы, «Әрем исе» китабы авторы, шагыйрә Рәзинә Насыйбуллина чыгышы.

13:00 Чебенле урамнары буйлап. Хатирәләр. Чыгышлар.

13:30 «Яран гөл» фольклор коллективы чыгышы: Маһинур бәете, Чебенледә «Мунчала чыгару» йоласы, «Чебенле-Боерган» җырын (Р. Әхмәтханов сүзләре һәм көе) А. Әхмәтханова башкара.

14:00 Балык шулпасы, карга боткасыннан авыз итү.

15:00 Авыл җирлеге башлыгы З.М. Камилянов чыгышы.

Оргыдыга кече авыл бәйрәменә чакырабыз!

22 июльдә быел да Оргыды авылында кече авыл бәйрәме үткәрелә. Ул элеккеге умарталык каршындагы матур аланда була. Газетабызның актив хәбәрчесе, район якташлар җәмгыяте әгъзасы Мәүлетҗан Хисамиев бу юлы да өйдән-өйгә йөреп, авылдашларын кече авыл бәйрәменә чакыра. Авылын ихлас яраткан райондашыбыз җитәкчелегендәге бәйрәмне үткәрү комитеты төрле кыйтгаларда яшәүче авылдашларны, ветераннарны, дусларын сагынып яшәүче якташларны туган авылга җыйналып, рәхәтләнеп күрешеп ял итәргә чакыра. Бәйрәмдә актив катнашучыларны, җыр-бию, спорт осталарын бүләкләр көтә. Чара 13.00 сәгатьтә башлана.

Тукай районы якташлар җәмгыяте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев