29 декабрь көнне Яңа поселогы урамында, гадәттәгечә, Кыш бабай, Кар кызы һәм 2017 елның символы булган Әтәч, авыл халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, һәм иртәгә оештырылачак Бал-маскарадка чакырып йөрде. Белгәнебезчә. Яңа ел якынлашканда һәр кеше үзен серле балачак илендә итеп хис итә. Бу юлы да Яңа ел кунакларының...
29 декабрь көнне Яңа поселогы урамында, гадәттәгечә, Кыш бабай, Кар кызы һәм 2017 елның символы булган Әтәч, авыл халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, һәм иртәгә оештырылачак Бал-маскарадка чакырып йөрде. Белгәнебезчә. Яңа ел якынлашканда һәр кеше үзен серле балачак илендә итеп хис итә. Бу юлы да Яңа ел кунакларының юлында очраган олысы-кечесе Кыш бабайнын теләкләрен дәррәү күтәреп алып, үзенең һөнәрен күрсәтергә ашыкты. Ә юмарт Кыш бабайның капчыгында «тәмнүшкәләр» бихисап күп иде. Күп еллык традициягә таянып, Кыш бабай , Кар кызы һәм Әтәч мөмкинлекләре чикләнгән балаларның өйләрендә булып, Яна ел күчтәнәчләре таратты, аларның һөнәрләрен сынады. Шулай итеп, Яна ел тамашасы поселок урамнарында 29 декабрьдән башланып китте.
Шул ук көнне кич белән Әҗмәкәй авылы клубында балалар һәм зурлар өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде. Әкият геройлары - Убырлы, бүре, аю катнашында барган Яңа ел кичәсенә җилкәсенә урланган тере әтәч асып Төлке килеп кергәч, халык "ах" итте. Төрле хәрәкәтле, бүләк отыш уеннары бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде.
30 декабрьдә узган Яңа поселогы мәдәният йортындагы бал-маскарад елдагыча, фоедагы аллы- гөлле укалар белән бизәлгән чыршы янында урман җәнлекләренең теләкләреннән башланып китте. Ниләр генә теләмилэр алар! Куян һәр кешегә аяклары кулларының беркайчан да талмавын, сызламавын тели. Аю 2017 елнын һәр көне балдай татлы, бүре мул ризыклы булуын теләгэндә, төлке бераз гына хәйләкәрләнеп алу да комачауламас - дип искәртте.
Театраль күренеш тамашачылар залында уеннар, ярышлар, жыр, бию, бүләк тарату белән үрелеп барды. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы бәйрәмнең төп геройлары - өлкән класс укучылары, студентлар, «Сүнмэс йолдызлар» театр коллективы булды. Бүләк отыш уенында төп бүләк - 2017 елның хуҗасы Әтәч булуы һәр тамашачының күңеленә хуш килде. Бәйрәмнән соң һәр тамашачы дискотекада туйганчы җырлый-җырлый биеде.
25 декабрьдә балалар өчен «Әкияттә - кунакта» дип исемләнгән Яңа ел тамашасы булуга карамастан, 3 январьда мәдәният йорты хезмәткәрлэре һәм театр коллективы « Кыш бабай маҗаралары» дигән чыршы бәйрәме оештырдылар. Анда Убырлы кылган барлык каршылыкларны җинеп , балалар белән беррәттән урман җәнлекләре дә Кыш бабайның капчыгы бушаганчы үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: уйнадылар, рәхәтләнеп көлделәр, егылганчы биеделәр. Бәйрәм беткәч тә беркем дә кайтып китәргә ашыкмады. Мәдәният йорты каршындагы тауда рәхәтләнеп тәгәрәделәр, дип хәбәр итәләр Яңа поселогыннан.
Нет комментариев