Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа поселогында китаплар күргәзмәсе эшли һәм экскурсияләр үткәрелә

Яңа поселогы мәктәбе музеенда беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевның туган көненә багышланган чаралар үткәрдек. Музеебызны кабаттан торгызучы, яңартучы китапханәчебез Нина Секретарёва бай һәм эчтәлекле китаплар күргәзмәсе оештырган иде. Музейның экскурсия җитәкчесе беренче Президентыбызның искиткеч идарә итә белү сәләте, халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту өчен армый-талмый хезмәт итү мизгелләре, Татарстан Республикасының дөнья аренасында...

Яңа поселогы мәктәбе музеенда беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевның туган көненә багышланган чаралар үткәрдек. Музеебызны кабаттан торгызучы, яңартучы китапханәчебез Нина Секретарёва бай һәм эчтәлекле китаплар күргәзмәсе оештырган иде. Музейның экскурсия җитәкчесе беренче Президентыбызның искиткеч идарә итә белү сәләте, халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту өчен армый-талмый хезмәт итү мизгелләре, Татарстан Республикасының дөнья аренасында тоткан урыны турында бик кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Әлеге очрашу музейга килгән һәркем өчен кызыклы һәм истәлекле булды, дип хәбәр итте редакциябезгә Яңа поселогы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә Мәүҗитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев