Яңа поселогында балалар өчен “Бәхетле буласың килсә” дип аталган дини ярыш үткәрелде
Яңа поселогында балалар өчен Ислам нигезләре буенча "Бәхетле буласың килсә" дип аталган ярыш үткәрелде. Анда мәктәпкәчә яшьтән алып 15 яшькәчә кызлар-малайлар катнашты. Чараны оештыручы - Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов белдерүенчә, бәйге "Кто хочет стать миллионером?" уены форматында, компьютердагы сорауларга җавап табып, дин нигезләре буенча белемнәрне сынау рәвешендә оештырылган....
Яңа поселогында балалар өчен Ислам нигезләре буенча "Бәхетле буласың килсә" дип аталган ярыш үткәрелде. Анда мәктәпкәчә яшьтән алып 15 яшькәчә кызлар-малайлар катнашты. Чараны оештыручы - Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов белдерүенчә, бәйге "Кто хочет стать миллионером?" уены форматында, компьютердагы сорауларга җавап табып, дин нигезләре буенча белемнәрне сынау рәвешендә оештырылган. Егермедән артык бала арасыннан иң күп баллны җыйган Яңа поселогыннан Адель Иванов җиңүче дип табылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев