Яңа елда тугыз көн ял итәбез
Яңа ел яллары быел 31 декабрьдән башланып, 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 9 гыйнвар, дүшәмбе, беренче эш көне булачак. 2017 елның 1 гыйнвары, бәйрәм көн, якшәмбегә туры килгәнлектән, РФ Хөкүмәтенең «2017 елда ял көннәрен күчерү турында»гы карары нигезендә, 24 февральгә күчерелә. Шулай итеп, Ватанны саклаучылар көнен дә кертеп, ул вакытта...
Яңа ел яллары быел 31 декабрьдән башланып, 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 9 гыйнвар, дүшәмбе, беренче эш көне булачак.
2017 елның 1 гыйнвары, бәйрәм көн, якшәмбегә туры килгәнлектән, РФ Хөкүмәтенең «2017 елда ял көннәрен күчерү турында»гы карары нигезендә, 24 февральгә күчерелә. Шулай итеп, Ватанны саклаучылар көнен дә кертеп, ул вакытта 4 көн - 23, 24, 25, 26 февральдә ял итәчәкбез. 7 гыйнвар - Раштуа көне исә шимбәгә туры килә. Ул 8 майга күчерелә. Шуңа бәйле рәвештә, Җиңү бәйрәмендә дә тукайлыларны 6, 7, 8, 9 майларда - дүрт көн ял көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев