Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа елда өмет капкалары бәхет теләп кенә ачылсын

Без - Күзкәй авылы китапханәсе каршында эшләүче «Хатирә» клубы әгъзалары, «Якты юл» газетасының иҗат коллективын, район китапханәләр челтәре хезмәткәрләрен, авылыбызның китап сөючеләрен Яңа 2017 ел белән котлыйбыз, саулык-сәгадәт, иҗади уңышлар, һәр гаиләгә иминлек, илгә-көнгә тынычлык телибез.

Без «Якты юлны»ң һәр санын түземсезлек белән көтеп алабыз, соңгы хәрефенә кадәр китапханәдә кычкырып укыйбыз, район тормышы яңалыкларын, авыл җирлекләрендәге уңышларны укып сөенәбез, фикер алышабыз. Ә үзебездә булган чаралар турында ташка басканны уку һәм фотоларын карау - бу горурлык хисен сүз белән генә аңлатырлык түгел! Шуңа күрә газета хезмәткәрләренә игелекле эшләре өчен мең рәхмәтле без! Киләчәктә дә шулай хезмәттәшлек итәргә язсын.

Форсаттан файдаланып, «Хатирә»гә йөрүче бик актив 2 ир-егетебез: Ринат Зыятдинов һәм Марсель Биктимеровны юбилейлары белән котлап, гаилә бәхете теләр идем. Икесе дә лаеклы ялга чыккач, авылга кайтып төп нигезне таркатмыйча, авылыбызның мәдәни тормышында актив катнашып яшәүчеләр. Шундый кешеләр булганда авылыбызның рухы сүнмәс. Яңа ел барыбызны да көтелмәгән шатлыклары белән куандырсын.

Тәнзилә Шәйхнурова,
Күзкәй авылының китапханә мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев