1-8 январь көннәрендә районда янгын чыгуның дүрт очрагы теркәлгән.
1 январь көнне Чыршылы авылында электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә ишегалдындагы сарайны ут ялмап ала. 3 январьда «Восход» бакчачылык ширкәтендә бакча йорты яна. Сәбәбе: мичтән файдалану кагыйдәләрен бозу. «Наша поляна» ял базасында да 5 январь көнне кунак йорты яна. 7 январьда Новотроицкое авылында электр җиһазларын урнаштыру кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле сарай корылмасында янгын чыга.
Яңа ел шундый күңелсезлекләрдән башланса да, узган елның бу дәвере белән чагыштырганда янгыннарда үлүчеләр юк.
Нет комментариев