Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел белән!

2016 ел тарихка китеп бара, якты өметләр, киләчәккә зур ышаныч белән 2017 елга аяк басабыз. Тиздән Кремль курантлары районыбыз елъязмасында данлыклы тагын бер елны артта калдыра. Республика агросәнәгать тармагында, җитештерү комплексында уңышлы программалар эшли. Һәм бу гамәлләрдә безнең район да актив катнаша. Быел 141 мең 969 тонна уңыш җыеп алынды....

2016 ел тарихка китеп бара, якты өметләр, киләчәккә зур ышаныч белән 2017 елга аяк басабыз. Тиздән Кремль курантлары районыбыз елъязмасында данлыклы тагын бер елны артта калдыра.

Республика агросәнәгать тармагында, җитештерү комплексында уңышлы программалар эшли. Һәм бу гамәлләрдә безнең район да актив катнаша. Быел 141 мең 969 тонна уңыш җыеп алынды. Районда барысы 105,4 мең тонна шикәр чөгендере, 5,9 мең тонна бәрәңге, 4 мең тонна яшелчә җыеп алынды, 125,8 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелде, 26,9 мең тонна сөт алынды. Бу уңышларда фермер хуҗалыклары, гаилә фермаларының да өлеше зур. Агросәнәгать комплексында инвестиция проектлары уңышлы тормышка ашырыла.

Хөрмәтле якташлар! 2016 ел җитди сынауларга, мөһим вакыйгаларга бай булды. Район халкының үсеш перспективасы бар, бездә эшли белүче һәм эшләргә теләге булган халык яши. Һичшиксез, Яңа ел алдыннан һәркем яхшы якка үзгәреш һәм өметләренең аклануын көтә. Безгә киләчәктә дә бергәләп эшләргә, көнүзәк мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә кирәк.

Яңа 2017 ел безнең өчен яңа перспективалар ачсын, яңа вакыйгалар белән шатландырсын, барлык уй-ниятләребез гамәлгә ашсын, чөнки һәрберебезнең уңышы туган ягыбызның киләчәктә дә чәчәк атуына нигез булып тора. Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, эшләрегездә уңышлар телим. Яңа елның һәр көне безнең барыбызга да яңа көч бүләк итсен, ә якыннарыбызның җылысы һәм яклавы күңелләребезне шатландырып торсын.

Муниципаль район башлыгы - Совет рәисе Васил Хаҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев