Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Бүләктә ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның “Балкыш “ фестиваленең сайлап алу туры узды (фото)

"Балкыш" фестивале безгә яшәргә көч һәм дәрт бирә!" дип таралыштылар безнең өлкәннәребез 25 апрель көнне Яңа Бүләк мәдәният йортында район буенча игълан ителгән ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның "Балкыш " ( "Сияние") дип исемләнгән традицион фестиваленең сайлап алу турыннан соң. Чыннан да " бер очрашу- бер гомергә тиң шул!" Быелгы сайлап...

"Балкыш" фестивале безгә яшәргә көч һәм дәрт бирә!" дип таралыштылар безнең өлкәннәребез 25 апрель көнне Яңа Бүләк мәдәният йортында район буенча игълан ителгән ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның "Балкыш " ( "Сияние") дип исемләнгән традицион фестиваленең сайлап алу турыннан соң. Чыннан да " бер очрашу- бер гомергә тиң шул!"
Быелгы сайлап алу турына Яңа Бүләк ветераннары "Илһам" фольклор коллективы оештырып , жюри әгъзаларына татар халкының тарихи мирасын , йолаларын, гореф - гадәтләрен яңадан кайтару ниятеннән чыгып "Орчык өмәсе" күренешен тәкъдим иттеләр. Гомумән, бигрәк ямьле һәм күңелле үтә шул безнең татарның һәрбер бәйрәме, ә безгә - мәдәният хезмәткәрләренә, шул матур гореф -гадәтләр бөтенләй югалмасын өчен, яшьләргә шул күренешләрне күбрәк сәхнәләштереп, яисә өйрәтеп , күрсәтеп калырга кирәк! - дип уйлыйм мин. Әйе, "оекбашлар, бияләйләр кибеттә сатыла! " - дияр кайберәүләр, әмма үз кулларың белән , күңел җылысы салып бәйләгән әйберләрне алыштырырлыкмы соң алар!
Инде өлкән яшьтә булуларына карамастан "Орчык өмәсендә" катнашкан зур хөрмәткә лаек ветераннарыбыз: Рәшидә Мирсәитова, Мөзәянә Вәлиуллина, Кифая Әхмәтҗанова, Әминә Шәйдуллина, Гөлфания Хафизова, Энҗе Хаҗиева, Роза, Рима Гайфуллиналар, Венера Калимуллина, Фәйрүзә Нәфыйкова, Зөлфия Мингалиевалар кул эшенә генә түгел , ә җыр - бию, шигырь- мәзәк сөйләүдә дә оста икәннәрен тагын бер тапкыр исбатладылар. Гармуннарда уйнап , шаярып - көлеп өмәгә килгән "егет" - бабайлар : Гомәр Ханнанов, Салих һәм Хамис Харисовлар, Самат Рәхимов, Нәзир Гыймазетдиновлар кергәч, аеруча күңеллеләнеп китте өмәләр!
Уеннар, җыр - бию белән үрелеп барган тамашада мәктәп укучылары Рамилә Киямова, Ләйсән Газизова, Адилә Харисовалар да катнашып, тамашачы мәхәббәтен яуладылар. Соңыннан барлык ветераннарыбыз мичтә пешкән коймак һәм күмер салып кайнатылган самавырдан кайнар чәй эчә -эчә, шаярышып -көлешеп рәхәтләнеп аралашып утырдылар, дип хәбәр итә Яңа Бүләк мәдәният йорты режиссеры Дилбәр Гыймазетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев