Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Бүләк авылында “Супер –Әни – 2016 “бәйгесе узган (фото)

Газиз Әниләр, Әнкәйләр, Инәйләр! Кадерле әниләребезне ничек итеп иркәләп-назлап дәшсәк тә аз булыр күк, безгә гомер бүләк иткән газиз кешебезгә кайвакыт игътибарыбыз, назыбыз да җитми безнең, ә алар безне гаепләмиләр, һаман "вакыты юктыр, эше күптер инде", - дия-дия үз-үзләрен юаталар! Газиз балаларын һәрдаим уйлап, кайгыртып торган әниләребезне Ходай исәнлектән генә...

Газиз Әниләр, Әнкәйләр, Инәйләр! Кадерле әниләребезне ничек итеп иркәләп-назлап дәшсәк тә аз булыр күк, безгә гомер бүләк иткән газиз кешебезгә кайвакыт игътибарыбыз, назыбыз да җитми безнең, ә алар безне гаепләмиләр, һаман "вакыты юктыр, эше күптер инде", - дия-дия үз-үзләрен юаталар! Газиз балаларын һәрдаим уйлап, кайгыртып торган әниләребезне Ходай исәнлектән генә аермасын, бәхетле озын гомер бирсен берүк аларга!

Ноябрь аенда традициягә кереп киткән Әниләр көнен без һәр ел саен ниндидер яңалыклар кертеп, үзенчәлекле итеп үткәрергә тырышабыз, быелгысы да менә үзгәрәк килеп чыкты . 25 ноябрь көнне Яңа Бүләк җирлегендә яшәүче сөйкемле, тыйнак, уңган әниләр Яңа Бүләк китапханәсенә "Супер -Әни - 2016 " бәйгесенә җыелдылар, бу чараны шулхәтле оста, күңелнең һәрбер кылын кузгатырдай итеп китапханәче Зөлфия Мингалиева оештырган. Конкурста катнашкан әниләребез : Яңа Бүләктән балалар бакчасы мөдире Альмира Фәхриева, Күктәк-Мирсәиттән сатучы Фәйрүзә Нәфыйкова, Бай Бүләк авылыннан шәфкать туташы Фәнисә Бәдертдиновалар нинди генә кызыклы ярышларда үзләрен сынамадылар! Менә мәсәлән: бии- бии йомгак урау дисеңме, сорауларга җавап бирә - бирә тиен акчалар чутлау дисеңме, төсле кәгазьләрдән чәчәк ясау, бергә кушылган ике төрле ярманы аеру дисеңме, аннары вакытка төрле кызыклы сорауларга җавап бирү дисеңме!

Һәрбер ярышта сынатмадылар әниләребез, бигрәк тапкырлар, зирәкләр, җитезләр үзләре! Әниләребезнең үзләренә тукталып үтсәк , Альмира яшь булса да тормыш иптәше Айнур белән 1 кыз, 1ул үстерәләр, укытучы һөнәренә ия, хәзерге вакытта "Сәйлән" балалар бакчасы җитәкчесе, ә Фәйрүзәнең 3 баласы инде тормышлы, оныкларын да тәрбияләп яшәп ятуы, яшьрәк чагында төзүче булып эшләгән, ә хәзер Күктәк - Мирсәиттә сатучы булып эшли, мәдәният йортында да, китапхәнәдә дә узган һәрбер мероприятиедә актив катнашучыбыз да ул, Фәнисә исә авыруларга җан өрүче "шәфкать иясе", көн дип, төн дип тормый, авыруларга һәрдаим ярдәм кулы сузарга торучы авылның иң хөрмәткә лаек кызларының берсе, тормыш иптәше Әсгать белән 1 кыз, 1 ул үстерәләр, кызлары Ләйлә дә әнисе юлыннан китеп медицина көллиятен тәмамлап Чаллыда шәфкать туташы булып эшли. Ә конкурсның ярышлары арасында үзе дә 2 бала әнисе булган, авылыбыз сандугачы - Гөлчәчәк Гыйльфанова үзенең иң моңлы, иң аһәңле җырлары белән барлык тамашачының күңеленә үтеп керде, әниләребез аңа кушылып җырлап утырдылар.

Конкурс булгач аның җиңүчесе дә була инде, шулай бит? Ярышларга нәтиҗә ясарга дип, жюри рәисе Энҗе апа торып баскач, берара тынлык урнашты. " Шулай итеп җиңүче билгеле ... "Супер - Әни - 2016" дип Альмира Фәхриева билгеләнә!"- дип игълан итте ул, тамашачылар барысы да дәррәү алкышладылар. Ә "Иң тапкыр Әни " дип Фәйрүзә Нәфыйкова, "Иң зирәге"дип Фәнисә Бәдертдинова билгеләнде. Алып баручы Зөлфия Мингалиева конкурста катнашучыларга үзе әзерләгән истәлекле бүләкләрне тапшырды.

Соңыннан тәмле күчтәнәчләр белән бизәлгән табын янында чәй эчтеләр безнең әниләребез, бәйрәм кунаклары "бу бәйрәм әле безнең күңелләрдә бик озак сакланыр!"- дия- дия таралаштылар . Аеруча бу бәйрәмне оештырган китапханәче Зөлфия Мингалиевага зур рәхмәт белдерәсе килә. Гомумән, Зөлфия ул - бик оста оештыручы, 3 улына газиз әни , уңган хуҗабикә, тормыш иптәше Дилшатка ышанычлы хатын, һәрбер оештырылган чарага күңел җылысын салып эшли белә, балалар да , өлкәннәр дә китапханәгә яратып һәм бик теләп йөриләр, дип яза Яңа Бүләктән Дилбәр Гыймазетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев