Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуш килдең, Рамазан!

Рамазан ае 23 мартта башланды һәм 20 апрельгә кадәр дәвам итә. 21 апрель көнне Ураза гаете була.

Ураза гыйбадәте Аллаһы Тәгалә тарафыннан барлык кешеләр өчен дә фарыз кылынды. Бу айда сәламәтлеге булган һәрбер мөселман, әгәр ул балигъ яшьтә һәм сәфәрдә булмаса Ураза тотарга бурычлы. Бу Аллаһы Тәгаләнең кешеләр өчен билгеләгән кануны.

Сәхл (радыйаллаһу ганһү) тапшырып калдырган бер риваятьтә Мөхәммәд пәйгамбәр (саләллаһу галәйһи уәс-сәләм) болай дип әйткән: “Җәннәттә әр-Рәййан дип атала торган бер ишек бар. Ошбу ишектән Кыямәт көнне бары ураза тоткан кешеләр генә керәчәк. Аннан ураза тотучылардан башка берәү дә керә алмас.» — дигән.

Кыямәт көнне: “Ураза тотучылар кайда?” – дип сораячаклар. Ураза тоткан кешеләр торып, шул ишектән кереп китәчәкләр.

Алар кереп беткәчтен, ишек ябылачак һәм моннан соң ул ишектән башка берәү дә керә алмаячак” (Бохари, “Саум”, 4, 2/226; Мөслим, “Сыйам”, 166; Тирмизи, “Саум”, 55; Нәсаи, “Сыйам”, 43).

/Фото ТР мөселманнарның Диния нәзарәте сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев